Авылларда мобиль поликлиника гражданнарны кабул итәчәк
3 марттан алып 11 апрельгә кадәр (әлеге датаны да кертеп) районда Әлмәт муниципальара хастаханәсенең мобиль поликлиникасы эшләячәк.
Табиблар гражданнарны дүшәмбе-җомга көннәрендә 09.00 сәгатьтән алып 14.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр. Алар арасында нинди белгечләр булачагы ике көн алдан фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләренә хәбәр ителәчәк.
Мобиль поликлиника белән бергә авылларга «Флюмамм» аерым күчмә диагностика комплексы, ягъни махсус автомобиль базасындагы флюорограф һәм маммограф та чыгарылачак.
Мобиль поликлиника һәм «Флюмамм» диагностика комплексы 3-7 март көннәрендә – Петровский Завод, 10-14 мартта – Зур Нөркәй, 17-21 мартта – Карашай-Саклау, 24-28 мартта – Кәүҗияк, 31 марттан 4 апрельгә кадәр (әлеге датаны да кертеп) Иске Кәшер авылларында эшләячәк. 7-11 апрель көннәрендә Иске Минзәләбашта гражданнарны – мобиль поликлиника, Җәлил поселогында (Җәлил район хастаханәсе территориясендә) «Флюмамм» диагностика комплексы белгечләре кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев