Авыл хуҗалыгы оешмалары арасында кем алда?
Район Сабан туенда ел нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарны яулаган авыл хуҗалыгы оешмалары арасында да урыннар билгеләнде.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен, I урын “Нөркәй” агрофирмасына бирелде. Ул районда язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып башлап, югары сыйфат белән кыска срокларда төгәлләгән. Авыл хуҗалыгының үсемлекчелек буенча ирешкән уңышлары өчен, II урын “Сарман” агрофирмасына, “Җәлил” агрофирмасының “Иске Минзәләбаш” һәм “Туган як” агрофирмасының “Саклаубаш бүлекчәләренә бирелде. III урынга Сарман аграр көллияте лаек булды.
Крестьян-фермер хуҗалыклары буенча I урынга – Спандар Ршоян, II урынга – Рамил Гыйбадуллин, III урынга Айрат Заһриев хуҗалыклары лаек дип табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев