САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авырлыклар безгә киртә түгел

1927 нче елның 18 нче июлендә "РСФСРда дәүләт янгын күзәтчелеге органнары турында"гы Положение расланып, илдә Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары системасын булдыруга нигез салына. Быел ул үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтә. Дәүләт янгын күзәтчелеге системасы менә күп еллар инде районда да нәтиҗәле эшләп килә һәм тарих елъязмасына үзенең данлы сәхифәләрен...

1927 нче елның 18 нче июлендә "РСФСРда дәүләт янгын күзәтчелеге органнары турында"гы Положение расланып, илдә Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары системасын булдыруга нигез салына. Быел ул үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтә. Дәүләт янгын күзәтчелеге системасы менә күп еллар инде районда да нәтиҗәле эшләп килә һәм тарих елъязмасына үзенең данлы сәхифәләрен яза.
Радик Госманов Дәүләт күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге белән 15 ел җитәкчелек итә. Бу дәвер эчендә әлеге система төрле үзгәрешләр кичерде, төрле исемнәр белән аталды. Әмма аның эш асылы һәрвакыт бер максатка юнәлдерелде - янгыннар белән бәйле бәла-казаларны булдырмау, аларны кисәтү. Һәм бүлек үз вазифасын төгәл башкара дип әйтергә тулы нигез бар. Р.Госманов тырыш хезмәте өчен II, III дәрәҗә "Аерата тырыш хезмәте өчен" медальләре, төрле дәрәҗә Почет грамоталары белән бүләкләнде.
- Чыннан да, район янгын күзәтчелеге системасының үткәне данлы. 1967 нче елда район эчке эшләр бүлегендә дәүләт янгын күзәтчелеге инспекциясе оештырыла. Ул оешканчы, районда дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы булып Хәлиуллин Хәниф эшли. Инспекция оештырылгач, Хәниф Заһидуллович аның начальнигы итеп билгеләнә. Аннан кала, инспекциядә тагын ике штат була. Аның берсе - инспектор, икенчесе Казаннан командировкага килеп эшли торган хезмәткәр була.
Башлап җибәрү һәрвакыт авыр. Районда барысы өч янгын машинасы булып, аның икесе - район үзәгендә, берсе Нөркәй совхозында тора. Калган авылларда кул насослары, эшләр-эшләмәс мотопомпалар, арба-чанага куелган мичкәләрдән башка нәрсә юк.
Авылларда зур төзелешләр башлану яңа таләпләр куя. Терлекчелек фермалары киңәя, ашлык амбарлары, мастерскойлар, мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башкалар сафка баса. Болар барысы да янгын сакчылыгы системасында кискен борылыш ясауны, урыннарда техника белән тәэмин ителгән янгын сакчылыгы дружиналары булдыруны таләп итә. Болар өстенә, 1972 нче елда Җәлил эшчеләр поселогы район составына кертелә. Меңләгән кеше яшәгән поселокта янгын сакчылыгы булмау эшне катлауландыра. Хәниф Заһидуллович, "Җәлилнефть" идарәсе, поселок җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә эшләп, янгын сакчылыгы депосы бинасын төзетүгә ирешә. Авылларда янгын сакчылыгы дружиналары оештырыла. Аннан соң да Дәүләт янгын күзәтчелеге системасы елдан-ел камилләштерелә, үз эшчәнлеген заман белән бергә куелган яңа таләпләр җирлегендә алып бара.
Авыр чор булуга карамастан, 1991 нче елда Сарманда янгын депосы төзелә, инспекция шунда күчерелә. 2002 нче елда янгын күзәтчелеге эчке эшләр системасыннан аерыла, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагына күчерелә. Бу елларда инспекторлар булып Рәшит Әхкәмов, Илдар Хафизов, Радик Антипов хезмәт куялар. Алар - чын мәгънәсендә үз эшләренең осталары. Күп еллар эшләү дәверендә алар үзләрен четерекле хәлләрдә дә югалып калмый торган, яхшы әзерлекле хезмәткәрләр итеп күрсәттеләр. Фидакарь хезмәтләре өчен медальләр, төрле дәрәҗә Почет грамоталары белән бүләкләнделәр.
Заман елдан-ел үз таләпләрен куя. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән хокукый актлар, карарлар кабул ителә. Аеруча мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау кебек социаль объектларга карата таләпләр арта. Болар белән беррәттән, даими рәвештә профилактик чаралар үткәрелә. 2010 нчы елда Дәүләт янгын күзәтчелеге системасының Положениесенә үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә янгын куркынычсызлыгы системасына Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы күзәтчелеге вәкаләтләре дә өстәлде. Җаваплылык, Дәүләт күзәтчелек эшчәнлегенең вазифалары да артты. Болар - янгыннарны кисәтү, янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешенә күзәтчелек итү, пропаганда, янгыннар белән бәйле эшләрне тикшерү һәм башкалар. Ул елда безне табигать тә ныклыкка, һөнәри осталыкка сынады. Көчле корылык аркасында барлык промышленность, авыл хуҗалыгы объектларын, урманнарны даими контрольдә тотарга, янгыннарны булдырмау өчен нык кына тырышырга туры килде. Нәтиҗәдә, районда зур янгыннар, бәла-казаларга юл куелмады. Бу исә республика һәм районның гадәттән тыш хәлләргә әзер икәнлеген күрсәтте.
Узган ел районда, республикада беренчеләрдән булып, барлык мәктәпләр, балалар бакчаларына автоматик янгын сигнализациясе урнаштырылды. Хәзерге вакытта сигналны махсус җайланма ярдәмендә турыдан-туры янгын частенә җибәрүне гамәлгә кертү буенча эш алып барыла. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: узган ел безнең эшчәнлеккә тагын бер үзгәреш кертелде. 100 нче санлы федераль закон кабул ителеп, аның нигезендә авылларда да янгын деполары торгызыла башлады. Әйтик, Зур Нөркәйдә янгын посты оештырылды, Иске Кәшер, Ләкедә деполар ремонтланды, аларга янгын техникасы бирелде.
Әлбәттә, безнең хезмәт күптөрле оешмалар, авыл һәм поселок җирлекләре, халык белән тыгыз элемтәдә, бергәләп, аңлашып эшләүне таләп итә. Шунысы куанычлы: югарыда телгә алынган оешмалар җитәкчеләре, җирлек башлыклары үзләренә йөкләнгән җаваплылыкны яхшы аңлыйлар, ничек кенә авыр булмасын, закон таләпләрен үтәргә тырышалар.
Балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен саклау күнекмәләренә өйрәтү дә - игътибар үзәгендә. Дүрт мәктәптә яшь янгынчылар дружиналары эшли. Укучылар арасында даими рәвештә төрле конкурслар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев