САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Атлар - авылыбызның бизәге

Атлар… Бу горур, төз гәүдәле, матур хайваннарга һәркемнең мөнәсәбәте төрлечә. Кемнәрдер алардан курка, башкалар – ярата. Тик битарафлар юк. Сезгә атлар белән бәйле бер тарихтан өзек тәкъдим итәбез.

"Безнең Нияз атларны бик ярата. Ул гына түгел инде, гаиләбездә барыбыз да атларга мөкиббән", - ди аның тормыш иптәше Лилия ханым.

- Нияз алтынчыны бетергән елны "Партизан" исемле бик көчле атны өйрәтеп, Сарманга Сабан туена китте, - дип сөйли әнкәй. Абыйсы Фаяз белән бергәләп тә чабышканнар. Әлбәттә, алдынгы урыннар жиңел генә яуланмаган.
Улыбыз Азат та яшь атны өйрәтеп, берничә ел авыл һәм район Сабан туенда катнашты. Минем әтиемнең дә аты бар иде. Рангазар мәктәбендә укыган елларда кышын ярышлар үткәрәләр иде. Шунда атны әнием белән бик матур итеп бизәгәнебез хәтердә.
Чаллыга барганда Шыгай авылы яныннан үткәндә балалар һәрчак шунда утлап йөрүче атларга кызыгып, карап туя алмыйлар иде. Азат әтисе белән:"Эх, бер ун колын алып жибәрсәң", - дип сөйләшүләрен уенга ала идем. Ләкин, Аллаһ Тәгалә Юмарт, Ул хикмәт иясе. Шушы кышта Башкортстаннан ун колын алып кайттылар. Ике яңа колынлаган, тагын бер биябез бар. "Шулар янына баргач, барлык арыганнар онытыла",- ди Нияз хәзрәт.
Әлбәттә, ниятләр зурдан! Барлык балаларда, мәктәп укучыларында авылга, туган жиргә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү. Хезмәт аша балаларда туганлык, дуслык, юмартлык хисләрен ныгыту. Аллаһ Тәгалә Юмарт һәм Ул юмартлыкны ярата.
Кемнәр атлар ярата, килегез, рәхим итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев