САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Анакта авыл бәйрәме үтте

Бүген Анак авылында «Авылыма кайтып барам…» дип исемләнгән авыл бәйрәме үтте.

Аны Яхшыбай авыл клубы мөдире Әлфия Сираева һәм чыгышыннан Анак авылыннан булган район үзәк китапханәсе библиографы Гөлнур Мадьярова оештырдылар.
Бәйрәмне оештыруда Анак авылында яшәүче Эльмира һәм Марат Сөләймановларның да өлеше зур булды. Чарага төрле җирләрдән авылдашлар җыелдылар. Чыгышы белән Анактан булган шагыйрә Айсылу Кәлимуллина үзенең китабыннан шигырьләр белән таныштырды. Чәй табыны артында барган бәйрәм Вәгыйзь абый белән Зәмзәмия апаның гармунда уйнаулары, кызыклы уеннар, җыр-биюләр, викториналар белән аралашып барды. Ахырдан чарада катнашучылар игътибарына Анак авылы турында видеоклип тәкъдир ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев