САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җан тартмаса, кан тарта шул

Редакциягә хат килде.

Туганлык җепләренең 400 ел элек үк бәйләнгән булганын бүгенге көнгә кадәр белми яшәгәнбез икән.

Сарман районының Иске Минзәләбаш авылында 5 июль көнне узган чараның миңа да шаһиты булырга туры килде. Авылның тарихы, халкы, нәсел-кавемнәренә багышлап язылган 922 битлек китапны тәкъдим итү уңаеннан иде ул. Бу зур күләмле эшне күмәкләшеп башкарудан башлап, әйдәп баручыларының берсе авылның имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Әшрәфуллин булды, дип сөйләделәр чыгыш ясаучылар.

“Син кем буласың, ни сәбәпле бу турыда язарга булдың соң?” — диярсез. Сәбәбе бар шул! Авылга беренче нигез салучылар минем бабайларның туган авылы Кукмара районының Мәмәшир авылыннан 1600 елның урталарында килеп урнашканнар. Кукмараның башка авылларыннан да күп гаиләләр күчеп килеп, Минзәләбашны тагын да зурайтканнар.
Бу очрашу — минем өчен очраклы түгел, дип уйлыйм. Илдар белән Казан авыл хуҗалыгы институтының механизация факультетында бергә укыдык. Аннан бергә алты айлык председательләр әзерләү курсларын тәмамларга туры килде. Шул чорда Илдар безне Адлер Тимергалинның фатирына алып кергәне дә истә калган. Искитмәле хәл — 50 ел таныш булып та, туганлык җепләренең 400 ел элек үк бәйләнгән булганын бүгенге көнгә кадәр белми яшәгәнбез!
Шул сәбәпле, Мәмәширдән чакырылган кунаклар төркеменә мин дә кушылдым. Бәйрәмдә авылга багышланган җырлар җырланды, шигырьләр укылды, хатирәләр барланды, чара буе моң агылды. Мәдәният йортында үткәрелгән рәсми өлештән соң кунакларны мәчеткә чакырдылар. Намаз укыганнан соң, гыйбадәт йортының икенче катында әзерләнгән табын артында сыйланып, сөйләшеп, аралашып утырдык. Һәр килгән кунак бүләккә китаплы да булды. Мәмәширлеләр, үз чиратларында, Минзәләбашлыларны үзләренә кунакка чакырдылар. 
Сүз уңаеннан шуны әйтим әле. Бабаларыбыз да, динебез дә җиде буын нәселеңне белергә, алар рухына дога кылырга кушканнар. Мин үзем, 1600 елдан башлап 13 буынны кертеп, 1000 исемле нәселебез шәҗәрәсен төзеп бетердем. Үзем өчен зур эш башкардым, дип уйлыйм. Күп кенә дөнья мәшәкатъләренә карамастан, тарихыбыз, нәсел-тамырларыбыз белән кызыксынырга вакыт тапсак, дөрес булыр иде, дип уйлыйм.
Иске Минзәләбашлылар озак көттермәделәр, беркөнне бер төркем делегация Мәмәширгә кузгалды. Юл уңаенда, “Сарман” газетасының баш мөхәррире тәкъдиме белән, аларны Кукмара районы газетасының мөхәррир урынбасары каршы алды. Сәяхәтнең сәбәпләре һәм максатлары редакция хезмәткәрләрен дә нык кызыксындырды. Алар әңгәмәне видеога төшерделәр. Кунаклар аларга һәм район китапханәсенә китап та бүләк иттеләр. Мәмәшир авыл җирлеге чигендә хуҗалар каршы алып, танышуны мәчеттә әзерләнгән чәй өстәле артында башлап җибәрергә тәкъдим иттеләр. Бай тарихлы мәчет белән танышкач, икенче мәчеттә тә булдык. Бүгенге көндә авылда ике гыйбадәт йорты эшләп тора. Аннан, иң биек нокталарга менеп, авылга тамаша кылдык. Шуннан юлыбыз 4 километр ераклыкта урнашкан Старый Бурец (Бөртамак, Киров өлкәсе, Малмыж районы) авылына төште. Авыл, Мәмәшир болыннарыннан үтеп, Нократ елгасына агып төшүче Бөр елгасы тоташкан урында урнашкан. Елганың биек ярыннан караганда, күзгә, иң беренче чиратта, еракларга җәелгән ылыслы урманнардан торган матур манзара ташлана. Хуҗалар безгә авыл зиратындагы борынгы ташларны да күрсәттеләр, юл уңаеннан Мәчкәрә авылы мәчетенә кереп карарга тәкъдим иттеләр. Бөр елгасының каршы ярында урнашкан бу авыл республикада гына түгел, күп кенә ислам динле төбәкләрдә дә билгеле. Беренче гильдияле сәүдәгәр Үтәмешев киң хәйриячелек белән шөгыльләнгән, авылда мәчет, мәдрәсә, тегермән һәм башкаларын төзеткән. Мәдрәсәдә үзебезнең Мәрҗәни, Аппаковлардан тыш, чит төбәкләрдән дә күпләр белем алган. Шулай ук кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның әнисе дә шушы авылда туып-үскән. Нык кына таушалган мәчетнең күренешләре әдәби фильмда да урын алган. “Зөләйха күзләрен ача” фильмы биредә төшерелә. Мәчетне төзекләндерергә республика күп кенә акча бүлеп биргән. Быел Корбан гаете аенда яңартылган мәчетне ачарга республика Рәисе, Баш мөфти һәм башка мәртәбәле кунаклар да килгәннәр иде. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, сәяхәттән бик тә канәгать калып, кайту юлына кузгалдык.
Йомгаклап, шуны әйтәсем килә. Бу зур эшне башкарып чыгуда башлап йөрүчеләрдән булган Илдар Әшрәфуллин, Рәис Кәлимуллин, Альбин Вәлиевның һәм барлык Иске Минзәләбаш авылы халкының изге гамәлләре һичшиксез мактауга лаек, дип саныйм, һәм һәркемгә дә бу үрнәк булса иде.

Илдус Гарифуллин, Лениногорск

   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев