САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Америкада бер ай

Узган елның көзендә республикада "Инглиз теле Татарстан Республикасы өчен" проектына старт бирелгән иде. Аның максаты - укытучыларның белемнәрен тирәнәйтү, сөйләм телләрен яхшырту. Бу проект кысаларында барлык инглиз теле укытучылары English First дистанцион мәктәбендә укыйлар. Иң яхшы укытучылар Англиядә, Америкада һөнәри осталыкларын арттыралар. Бу чара ТР Хөкүмәтенең "Алгарыш" гранты исәбенә үткәрелә....

Узган елның көзендә республикада "Инглиз теле Татарстан Республикасы өчен" проектына старт бирелгән иде. Аның максаты - укытучыларның белемнәрен тирәнәйтү, сөйләм телләрен яхшырту. Бу проект кысаларында барлык инглиз теле укытучылары English First дистанцион мәктәбендә укыйлар. Иң яхшы укытучылар Англиядә, Америкада һөнәри осталыкларын арттыралар. Бу чара ТР Хөкүмәтенең "Алгарыш" гранты исәбенә үткәрелә. Конкурс җиңүчеләре арасында Җәлил икенче мәктәбе укытучысы Ләйлә Нуртдинова да бар. Ул Америкада алган тәэсирләрен газета укучылар белән дә уртаклаша.

- Республика җитәкчелеге English First компаниясе белән контракт төзегән иде. 12 нче дәрәҗәгә җиткән, югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар республика конкурсында катнаша алалар. Мин дә, конкурсның өч этабын һәм әңгәмә үтеп, Бостондагы English First мәктәбендә стажировка үтү мөмкинлеге алдым. Мин анда бер ай булдым. Америкага 12 сәгать очтык.
Мәктәптә ай буе укыдык, дәресләр әзерләдек, һәр җомгада имтихан тапшырдык, үзебез дә дәресләр бирдек. Аларны укытучыларыбыз бик ошаттылар. Шулай ук экскурсияләргә йөрдек, шәһәрне карадык, Гарвард университетында, Бәйсезлек көне бәйрәме тантанасында булдык. Шунысына гаҗәпләндек - урамда бер генә дә сукбай эт күрмәдек, алар барысы да - хуҗалары белән һәм бәйдә. Урамдагы асфальт өй идәненнән чистарак кебек, чөнки өйдә барысы да аяк киеменнән йөриләр. Америкада велосипед - иң уңайлы транспорт: баганага, агачка бәйләп куеп була, махсус кую урыннары бар, автобуска эләктереп, кирәкле тукталышка чаклы да барырга мөмкин.
Сөйләм телен үстерү максатыннан, безне гаиләләргә урнаштырдылар. Мин бик уңайлы йортта яшәдем. Аның хуҗабикәсе - чыгышы буенча ирланд милләтеннән, әмма Америкада туып үскән. Әлеге гаилә бик бай да, бик ярлы да түгел. Айга яшәр өчен 260 мең сум чамасы тота. Мин яшәгән район бик тыныч булды, өй ишекләре пыяла, машинаны төнгә ачык та калдырырга мөмкин. Хуҗабикә үзе бухгалтер булып ике эштә эшли, ә ире - почтада. Ашарга җитәрлек. Әмма консервантлар һәм ясалма өстәлмәләрдән генә торган азыкны күп ашап булмый. Хуҗаларым минем аз ашавыма бик гаҗәпләнделәр. "Мин натураль ризыклар ашарга тырышам", - дип җавап бирдем аларга. Икенче көнне алар җиләк-җимеш алып кайттылар. Мондый пластмасса җиләк-җимешне беркайчан да ашаганым юк иде. Икмәк анда һич бозылмый. Ай буена ике телем ипи ашадым. Хуҗабикә миңа карата бик мөлаем булды - Италия, Америка, Мексика кухнялары ресторанына алып барды. Шулай ук оркестр тыңларга бардык, дусларында, туганнарында булдык. Беркөнне хуҗабикәнең кыз туганы Германиядән кайтты һәм безне үзенә чакырды. "Өстәлләр Германия күчтәнәчләреннән сыгылып торадыр, апасына да күчтәнәчләр алып кайткандыр", - дип уйладым. Әмма ул безгә эчемлекләр генә тәкъдим итте, ә пирог духовкада калды. Ирексездән, үз халкым турында уйлап куйдым. Аның кунакчыллыгына чик-чама юк икән бит.
Без хәйрия эшләре белән шөгыльләнергә дә вакыт таптык - Доминикан республикасы балалары өчен сарафаннар тектек.
Балаларга килгәндә, хуҗабикәм тормыш иптәше белән өч бала үстерә. Олы уллары инде алар белән яшәми. 13 һәм 14 яшьлек кызлары хоккей белән шөгыльләнәләр, гитара, барабан, пианинода уйныйлар, велосипед һәм скейтбордта йөриләр, Baton әйләндерәләр һәм иң гаҗәбе - компьютердан файдаланмыйлар.
Без Атлантик океанның ике утравына бардык, су коендык, ком скульптураларын карадык. Мәгариф министрлыгы безне Нью-Йоркка ике көнлек путевка белән дә бүләкләде. Шәһәр буйлап экскурсиядә йөрдек, иң үзәгендә кунакханәдә тордык. Нью-Йорк - үзенчәлекле, бик күп рекламалы, бик күп утлардан балкып торучы шәһәр, әмма түбәләре күккә тигән гаҗәеп биек йортлар күңелне басалар.
Мин чит илдә стажировка үтү, һөнәри осталыгыбызны үстерү мөмкинлеге биргән өчен республика хөкүмәтенә, Мәгариф министрлыгына, үзебезнең район башлыгына, мәгариф бүлегенә бик рәхмәтле. Америкада бик күп нәрсәгә өйрәндем, күп яңалык белдем һәм аларны эшемдә файдаланачакмын. Шулай ук теләсә кайсы чит ил кешесе белән җиңел аралаша алуыбызга инандым.
РӘСЕМНӘРДӘ: Ләйлә ханым Америкада; үзе яшәгән гаиләнең хуҗабикәсе һәм аның кызы белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев