Алоэ согы тамакка да, борынга да файдалы
Күпләрнең тәрәзә төбендә бик матур гөлчәчкәләр арасында күзгә ташланмый торган тыйнак алоэ да үсә торгандыр.
Аның дәвалау үзлекләренә ия булганын белсәләр дә, дарулар йотуны дәвам итүчеләр күп әле.
Халык медицинасы дару сыйфатында кулланыр алдыннан алоэ гөленә 20 көн су сипмәскә куша. Шул арада гөл уңайсыз шартлардан биоген стимуляторлар эшләп чыгара, һәм алоэ яфраклары төрле микробларның дошманына әверелә.
Тамак авыртканда, алоэ согы кушылган җылы су белән тамак төбен чайкыйлар.
Борынга 3-5 сәгать саен 5-8 тамчы алоэ согы тамызсагыз, риниттан котылырсыз.
Отит булганда, көнгә берничә тапкыр алоэ согына манчылган марля кисәкчекләрен колак тишегенә куярга кирәк.
КИЛЕШМӘСКӘ МӨМКИН. ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЕГЕЗ.
(«Иң шәп» календареннән)
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев