Альмира апа Эльбрусны яулаган
Зур Нөркәй авылында туып-үскән Альмира апа 76 яшендә Европаның иң югары ноктасына күтәрелгән.
Сәяхәт итәр өчен, яшь яки өлкән булу кирәкми. Ничә яшьтә дә дөнья гизү тормышка карашны үзгәртә. Хәтта сабый баланың да күңелендә ул матур бер хатирә булып калырга мөмкин. 76 яшьлек Альмира апаның Эльбрус тавында төшкән фоторәсемен күргәч, бер гаҗәпләндем, бер сокландым. Теләкләрне чынга ашырырга, димәк, яшь киртә була алмый. Хактан да, ул аның хыялы була. Нөркәй авылында туып-үскән, бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәүче райондашыбыз белән тормыш фәлсәфәсе хакында әңгәмә кордык.
- Альмира апа, сәяхәт итү – Сезнең хоббимы, әллә күңелле очрак кынамы?
- Мин яшьтән үк сәяхәт итәргә яраттым. Иң беренче тапкыр 1976 елда Польшага бардым. Элек бит комсомол юлламасы белән йөрү дигән нәрсә бар иде. Болгариягә барырга дип язылган идек, төркем тупланмаган да, шуннан маршрутны үзгәртергә туры килде. Ул вакытта минем, пединститут тәмамлап, Күтәмәле мәктәбенә укытырга кайткан чак иде.
- Димәк, Сез – һөнәрегез буенча укытучы?
- Әйе, Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамладым. 1966 елны Зур Нөркәй урта мәктәбе өч класс чыгарды. Районда да чыгарылыш сыйныфлары күп иде. Мин Казанга институтка мехматка барган идем, керүчеләр саны күп булу сәбәпле, конкурстан үтмәдем. Чаллыга кайтып, почта бүлекчәсенә эшкә урнаштым. Мине телеграммалар таратырга билгеләделәр. Элек җаваплылык көчле иде бит. Килгән хәбәрләрне 1 сәгать эчендә адресатка илтеп тапшырасы. Иртәме-кичме, әмма вакытка сыешырга кирәк. Бер елдан Алабугага киттем. Анда биш ел укып чыктым. Соңгы курста укыганда, ярты елга хәзерге Зәй, элеккеге Сарман районы Федоровка мәктәбенә практикага җибәрделәр. Ул вакытта юллар юк, техника йөрми. Хәтердә калган: 1971 елның декабрь аенда сазлы, пычрак, аяк асты юеш иде. Институттан соң инде укытырга Күтәмәлегә билгеләделәр. Могыйнов абый директор иде, миңа шундый күп дәресләр бирделәр. Укучылар саны күп, параллель класслар да бар иде. 36 сәгать өстенә кичке мәктәптә дә укытырга туры килде. Бер елдан соң Нөркәй мәктәбенә укытырга кайттым. Педагоглык стажым әллә ни күп түгел минем – нибары 4,5 ел.
- Укытучылыкны сайлавыгызның сәбәбе булдымы, әллә берәрсе киңәш иттеме?
- Минем әти сугышка кадәр Алабугада педучилище тәмамлаган. Аңа укуы бик җиңел булмаган. Җәяү йөреп укыганнар. Әнисе – әби дә карт булган. Ашарга, өскә кияргә киеме юк. Әмма укырга теләге көчле булган аның. Еш кына: “Миңа ашарга җитмәде, шуңа үсми калдым. Туганнарым барысы да озын буйлылар”, - дип шаярта иде. Ул Бөек Ватан сугышыннан яраланып, бер кулсыз, инвалид булып кайткан. Аның ике абыйсы да сугышта һәлак булганнар. Үзе колхозда хисапчы булып эшләде. Әнине гел хәтерләмим мин, чөнки ул бакыйлыкка күчкәндә, абыйга – сигез, миңа нибары дүрт яшь иде. Фотолары да бар, әмма, төшкә керсә иде, дип телим. Юк шул, керми. Безне күбесенчә әби тәрбияләде. Дөрес, үги әни дә чит итмәде. Ул килгәч туган ике сеңлем белән, Аллаһка шөкер, бүгенге көндә дә дус-тату, аралашып яшибез. Олысы Алабугада гомер итә, фармацевт. Кечесе Шәрләрәмәдә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, быел 60 яшен тутырды.
- Әниемне хәтерләмим, дидегез. Ә ул кем булып эшләгән?
- Әнием ул заман өчен бик белемле булган. 10 класс белеме белән авыл Советында секретарь булып хезмәт куйган. Аның яхшылыклары турында бик күп авылдашлардан ишетергә туры килде. Хәзер дә гаҗәпләнәм: сугыш чорында да ничек әйбәт булып кала алды икән? Ул вакытта заемнар белән эш йөртәсе, халыкны сугышка озатырга, салым җыярга кирәк һәм башкасы. Әтием Сәхипҗан бик чибәр, өздереп гармунда уйный иде. Әнием Һәдия белән 1943 елда өйләнешкәннәр алар. Бер-бер артлы абыем белән мин туганбыз. Өченче балага узгач, әнием авырый башлаган. Беркөнне төшендә үзен атка утыртып алып киткәннәрен күргән. Шуннан миңа: “Кызым, мин китсәм, күлмәкләрем сиңа калыр инде”, - диде. Ә мин, бер гамьсез бала, әти эштән кайткач, сөенче алганмын, янәсе, әнинең күлмәкләре миңа булачак. Бәләкәй бит инде, үлемнең ни икәнен дә аңламаганмын. Әни умарталар да караган. Алар икесе дә бик тырыш булганнар, бер-берсен яратып яшәгәннәр. Әтием 69 яшендә бакыйлыкка күчте, абыем да 20 яшендә гүр иясе булды. Әти мине бик ярата иде. Алабуганы күрсәтергә алып барганы да хәтердә калган. Мәктәпкә бару минем өчен зур бәйрәм иде. Китапханәдә мин укымаган китап калмагандыр, мөгаен. Элек кияргә киеме дә юк иде бит. Үзем күлмәкләр, костюмнар тегеп кидем. Сеңелләремә дә пәлтә, кофта тегеп кидердем. Тегәргә, бәйләргә өйрәнсен, үзенә кирәк булыр, ди иде үги әни. Кияүгә чыккач та, бабаема бәйләп, тегеп кидердем әле мин. Хәзер күзләр генә начар күрә. Оныкларыма полиэфир сумкалар бәйлим. Мин Нөркәй мәктәбен көмеш медальгә тәмамладым. Бүгенге көндә дә, шөкер, классташлар белән аралашып яшибез.
- Сүзебез сәяхәтләр хакында иде бит...
- Әйе, кияүгә чыккач та, сәяхәтләрне дәвам иттем. 1988 елда ирем – Зәй районы Карман авылы егете белән Белоруссиягә бардык. Бездә товарларның дефицит чагы иде бит. Литвада кибет киштәләрендәге продукцияне күреп, шаккатып, исләребез китеп йөргән идек. Мин Әлмәттә нефть чыгару өлкәсендә хезмәт куйдым. Эшләгәндә дә, күп сәяхәт итәргә туры килде. Берничә тапкыр Төркиядә, аннан Чехиядә, Латвиядә булдым. Йөрергә бик җиңел кеше мин, әзерләнәм дә чыгып китәм. Лаеклы ялга чыккач та, кызым белән сәяхәт итә башладык. Бергә Кипрга бардык, аннан Гарәп Әмирлекләрендә, Мисырда булдык. Шыгайда яшәүче дустым белән Сочида ял иттек. Күптән түгел Төркиядә, яңа гына Марий Эл республикасында Кичиерда санаторийда булып кайттым.
- Эльбрус тавына ничек менеп җиттегез соң? Яшегез дә бар бит...
- Күңел яшькә карамый икән. Анда менү хыялым иде. Өч елга бер тапкыр социаль яклау бүлегеннән миңа санаторийга юллама бирәләр. Җылы якларга беренче тапкыр баруымда, сәламәтлегем аркасында, Эльбруска менә алмадым. Табиблар рөхсәт итмәделәр. Бөтен кеше экскурсияләрдә йөрде, мин берсенә дә бара алмадым. Күңелдә төер калды. Ниһаять, быел теләгем тормышка ашты. Чечняда, Төньяк Осетиядә, Ингушетиядә булдым. Чечняның өч шәһәрендә сәяхәт иттем. Грозныйда мәчеттә булдым. Аннан искиткеч тәэсирләр, хис-тойгылар белән кайттым. “Сердце Чечни”, “Сердце матери” дигән мәчетләрдә, Шали шәһәрендәгесендә булдык. Ак мәрмәрдән ясалган мәчетнең искиткеч матурлыгын телефон аша җиткереп булмый. Андагы табигатьнең байлыгын сөйләп кенә бетерерлек түгел, аны барып күрергә кирәк. Кош сайраулары да икенче анда. Агачлар, чәчәкләр янында фотога да төштем.
- Ә тауда нинди хис-тойгылар кичердегез?
- Без тауга менгәндә, көн бик матур иде. Анда 50 процент кына кислород, шуңа табиблар сак булырга киңәш иттеләр. Югарыга менгән саен, колак гөжли. Табигатенең матурлыгы искитмәле. Аны аңлатып бетерерлек түгел. Ике тау арасында шәһәр төзелгән. Тау итәгендә кар ята. Болытлар арасындагы пейзаж матур. Дөрес, куркыныч. Тауда ярыклар күп, ә аларны кар каплаган. Шуларга ялгыш бассаң, упкынга төшеп китү ихтималы бар. Шуңа бик сак булырга кирәк. Тау һавасы бик уңай тәэсир итте, дияр идем. Хәзер йөрергә җиңел, хәрәкәт итүләре рәхәт, үземне яхшы хис итәм.
- Кызым белән сәяхәт итәм, дидегез. Ул да, Сезнең кебек, хыялыймы?
- Әйе, мин Әлмәт шәһәрендә кызым белән яшим. Аның белән еш сәяхәтләргә йөрибез. Ул инженер-программист булып эшли, кияүдә түгел. Улым – Казанда, гаиләле, үз эше бар. Алар да сәяхәтне яраталар. Бер ул һәм кыз үстерәләр. Кызлары 4 яшьтән гимнастика белән шөгыльләнә, хәзер аңа 11 яшь, 1 разряд биргәннәр. Шулай ук вокалга, биюгә йөри. Бик сәләтле бала, алар өчен бик сөенәм. Кызганыч, ирем генә, авырып, вафат булды.
- Сезнең өчен сәяхәт итү, төрле сәфәрләргә чыгу нәрсә бирә?
- Сәяхәтләр, минемчә, сәламәтлеккә уңай йогынты ясыйлар. Шулай ук яңа урыннар күрү мөмкинлеге дә, алай гына түгел, физик һәм психик иминлекне саклау ысулы да. Диңгез яры буенда, тауларда яки тарихи шәһәрләрдә ял итү физик сәламәтлекне торгызырга ярдәм итә. Сәфәрләр белем дәрәҗәсен киңәйтә, яңа мәдәниятләрне, телләрне һәм гореф-гадәтләрне танып белергә булыша. Бу акыл активлыгын стимуллаштыра. Нәтиҗәдә, баш мие үзенә эшкәртергә кирәк булган яңа мәгълүматның зур күләмен ала. Сәяхәтләр стресслардан саклый, дип уйлыйм.
- Альмира апа, кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә шулай яшь күңелле, позитив һәм креатив булып калыгыз, алда яңадан-яңа сәфәрләр көтсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев