Әлмәт авыл җирлегендә халык саны арткан
Әлмәт авыл җирлегендә 2025 ел нәтиҗәләре буенча халык җыены оештырылды.
Аны җирлек башлыгы Данияр Газизов алып барды. Ул узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм быелга булган планнарга тукталды. «Сарман» агрофирмасы вәкиле Илгизәр Нигъмәтуллин – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять, полиция участок инспекторы Гөлназ Зәйнәгытдинова криминоген хәл белән таныштырдылар. Сарман урманчылыгының участок урманчысы Айрат Вахитов куркынычсызлык таләпләрен үтәргә өндәде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районның социаль-икътисади торышы турында сөйләде. Авыл халкы үзен кызыксындырган сорауларны да бирде.
Җыелышка, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә килделәр. Чарага күргәзмәләр, җирле эшмәкәрләрнең продукцияләре куелды, алдынгылар төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев