«Аллаһы Тәгалә гомерләрне ана карынында чакта ук билгели», - ди 90 яшен тутырган Вәсилә апа
Гомерләрне еллар билгеләми, яшәү дәрте булсын күңелдә, дип җырлыйлар.
Бик еш кибеттә очрашып, хәл-әхвәлләр белешеп торгач, һаман хәрәкәттә булуын күргәч, Вәсилә апага 90 яшь үктер дигән уй нигәдер күңелгә килгәне булмады. Товарларны барлап, аларга бәяләр куеп, печенье-конфетларны капчыкларга тутырып торгач, сатучылар белән беррәттән хезмәт куючыга тиңләрлек иде аны. Әйе, кызына, улына, оныгына ярдәм итеп йөрде ул. Киштә артында күренмәвенә берничә ай гынадыр әле, мөгаен.
Сарман авылында гомер итүче хезмәт ветераны Садыкова Вәсилә Нәбиулла кызына шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты баш белгече Резедә Сәлемгәрәева, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Ләйсән Вагыйзова да юбилярга сихәт гомер, бәхетле картлык теләделәр.
90га җитү өчен, Аллаһы Тәгаләнең кушуы буенча, фәрештәләрнең язып китүе кирәк. Бала ананың карынында чакта — 4 ай да 12 көнлек вакытта ук, ике фәрештә килеп, аның кем буласы, кем булып эшлисе, кем булып яшисе, ничек һәм күпме яшисе — бөтенесен-бөтенесен язып китәләр. Менә шул расписание буенча яши халык. Димәк, миңа шулай язганнар — озак яшәргә. Аллаһка шөкер, минем авырып ятканым булмады. Яшьтән җәяү йөрдем. Эшләгән чакта, фәлән кеше чирли, дип килсәләр, җыелыштан кайту белән, чәй эчеп тә тору юк, тагын җәяү чыгып йөгереш иде. Әле бит, авылда яшәгәч, мал-туары, тавык-чебеше дә асрала. Өстәвенә 30 сутый бәрәңге, яшелчә бакчасы бар иде. Төне буе кер, өй юган чаклар да аз булмады, - диде юбиляр, хатирәләрен барлап.
Вәсилә апа элекке Ворошилов районы Иске Дөреш авылында гаиләдәге 11 баланың сигезенчесе булып дөньяга килгән. Бүгенге көндә бер апасы исән-сау, 20 июльдә аңа 93 яшь тулган. Ул авылларында яши икән. Аның белән аралашып, күрешеп торалар.
Туган авылында 7 сыйныфны тәмамлагач, 8 километр ераклыкта урнашкан Теләнче Тамак авылына җәяү йөреп, кыз 9-10 классны укый. Аннан Алабугага медицина училищесына юл тота. Анда өч ел белем алганнан соң, фельдшер-акушер дипломы ала. Яшь белгечне Лаеш районына юллама белән эшкә җибәрәләр. Татар һәм Рус Янтыгы авылларында эшли ул. Медпункт татар авылында урнашкан була. Ике авыл халкына да хезмәт күрсәтә яшь белгеч. Ике ел эшләгәч, “отработка” срогын тутырып, Вәсилә апа Сарман районына кайта. Күчерүләрен сорап, Казанга баргач, каршы килмиләр аңа.
Үзем белән бергә укыган күрше кызы Наилә Чыршылыда эшли иде. Ул район җитәкчеләреннән Усайга җибәрүләрен сорарга тәкьдим итте, анда яңа пункт ачылуын әйтте. Бергә кайтып йөрергә дә уңайлы булыр, диде. Тик миңа соранып йөрергә туры килмәде, үзләре шул авылга билгеләделәр. Шулай итеп, Усай белән Үрнәк авыллары халкына медицина ярдәме күрсәтергә туры килде. Район үзәге 20 километр ераклыкта урнашкан. Атна саен икешәр тапкыр киңәшмә үткәрәләр. Анда барырга дип, җәяү иртәнге 3-4тә чыгып китәм. Җыелыштан соң тагын җәяү кайта идем. Әле атнага бер тапкыр Теләнче Тамакта да үткәрәләр җыелыш, - дип искә алды хезмәт елларын Вәсилә апа.
Башта бер әбидә фатирда яши кыз. Аннан, авыл егете Әбүһәр белән танышып, аның белән гаилә корып җибәрәләр. Бергәләп өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Илшат Әфганстанда хезмәт итә һәм, кызганыч, батырларча яу кырында һәлак була. Аннан бер ел гына алда балалар әтиләрен җирләгән булалар.
Улымның хаты гел килеп торды. Җавап итеп, берсендә: “Балакаем, читенсенмә, яз, алырлык булсаң, мин сиңа посылка салам”, - дидем. “Әни, безне озакламый моннан җибәрәләр, мөмкинлегең булса, сал”, - дип язды. Шуннан тиз генә тутырдым да җибәрдем. Аллаһның рәхмәте белән, ризык булгандыр, җибәргән күчтәнәчләрне алганнар. “Әни, почта машинасы килгән иде, бәлки, миңа да хат-хәбәр килгәндер, дип барган идем, посылкаң килгән. Бөтен сыйланган егетләр исеменнән зур рәхмәт сиңа”, - дигән хаты килде. 25 декабрьдә аларны Әфган җиренә керткәннәр. 9 гыйнварда һәлак булган. Үзен җирләгән көнне беренче хаты килде шуннан. Янәсе, хезмәте җиңел, борчылмаска кушкан. Дөрес, башта тыныч булган. Тик аларны башка җиргә күчергәннәр. Заданиегә барганда, юлда һөҗүмгә эләккәннәр. Пуля Илшатымның йөрәгенә тигән, документларын тишеп кергән. Озата кайткан солдатлар аларны миңа тапшырдылар. “Кызыл Йолдыз” ордены, Батырлык медале белән бүләкләделәр үзен. Улым авылда җирләнде. 19 ел гына яшәде балам, - диде, йөрәк яраларын яңартып, Вәсилә апа.
Шуннан гаилә Сарманга күченә. Кызлары Гөлгенә район үзәгендә укыган була, кече уллары Илнур да Сарман урта мәктәбенең бишенче сыйныфына керә. Ә Вәсилә апа үзәк хастаханәнең балалар консультациясенә прививкалар ясау бүлегенә эшкә урнаша. 59 яшенә кадәр шунда хезмәт куя ул. Тора-бара, Садыковлар район үзәгендә йорт салып чыгалар. Бүгенге көндә ветеран улы Илнур тәрбиясендә яши. Кызы Гөлгенә дә һәрвакыт янында аның. Онык-оныкчыклар да әбиләрен бик яраталар. Алардан, туганнарыннан да кадер-хөрмәт күреп яши Вәсилә апа. Юбилее көнне дә чәчәк бәйләмнәренә күмделәр аны, хәтта такси хезмәте аша да матур гөлләмә җибәргәннәр иде. Туганнары Диләрәм, аннан алдагы көнне Игәнәбаш авылында яшәүче элеккеге хезмәттәше Венера Зәйнәгытдинова да килеп котлап киткәннәр. Кесә телефоны аша да якыннарыннан, танышларыннан матур тәбрик сүзләре кабул итте юбиляр.
Узган ел хастаханәгә Өлкәннәр көненә төшкән Вәсилә апа. Анда элекке хезмәттәшләре белән очрашкан, бүгенге көндә эшләүчеләрдән дә кадер-хөрмәт кабул иткән. Эшләгән чакта хезмәт ветераны Казанга алдынгылар съездына да бара. Берсендә, ничә еллар үткәч, укыткан укытучысын да очрата ул. Берничә тапкыр ял йортына юллама белән бүләклиләр алдынгы хезмәткәрне. Озак еллар нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәт куйганы өчен медаль белән дә бүләкләнә. Русча бик матур һәм грамоталы сөйләшә ветеран. Хатирәләрен барлаганда, рус сүзләрен бик күп кулланды ул. Хезмәт дәверендә истәлекле очраклары да күп булган. Ничәмә-ничә сабыйның кендек әбисе булган фельдшер-акушер юлда игез бала таптырган вакытларын да кызык итеп искә алды.
Кыскасы, Вәсилә апаның җор телле, оптимист булуы гаҗәпләндерде. Ул көн дә велосипедта “йөри”, аякларына массаж ала, ягъни сәламәт яшәү рәвеше алып бара. “Аякларга, тез буыннарына, кулларга даими хәрәкәт кирәк”, - диде ул. Шул арада, ипләп кенә, велотренажерга утырды. Бисмилласын әйтеп, эшкә дә кереште.
Аякларга, буыннарга хәрәкәтне яхшырта бу. Менә кулларымны монда (авт. — тезенә) куям. Ни өчен, диген? Менә аяклар белән бергә ул да хәрәкәтләнә. Кулбашы да әзме-күпме хәрәкәткә килә. Анысына да файда. Бөтендөньяны әйләнгән чаклы йөргән аяклар бит болар. Әмма мин аларга үпкәләмим, - диде.
Ул арада икенчесенә күчеп утырды. Монысы ярдәмендә аяк табаннарына массаж ясый. Шулай ук аякларын хәрәкәтләндерә. Аяк табаны астыннан түгәрәк-түгәрәк шарлар йөргән сыман итә, ди.
Биш вакыт намазын укый, балаларына, онык-оныкчыкларына хәер-догада яши Вәсилә апа. Район газетасы белән дә бик дус ул. “Сарман”ны укыдым, укыйм һәм укыячакмын”, - диде.
Әтисе — бабай Бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайткан, 71 яшенә кадәр яшәде. Әби 85 яшенә кадәр гомер кичерде. Шунысы кызык: ике бабай да — әтинең дә, әнинең дә әтиләре бергә булганнар сугышта. Алгы сызыкта Берлинга кадәр барып җиткәннәр. Әтиләрдә малайлар күп булган, әниләрдә — кызлар. “Сугыштан исән-сау кайтсак, Нәбиулла, ничек тә берәр улыма берәр кызыңны киленлеккә алырга инде”, - дигән бабай. Аллаһ Тәгаләнең “амин” дигән чагына туры килгәндер, күрәсең. Язмыш әти белән әнине менә шулай таныштырган. Без аларга олы рәхмәтлебез, - дип сүзгә кушылды кызы Гөлгенә.
Әйе, үзе әйткәнчә, фәрештәләр язган гомерен тырыш хезмәттә, Ватанга тугрылыклы, файдалы, үзләре кебек эшчән балалар үстереп, кешеләргә изгелекләр кылып үткәрә Вәсилә апа. Аны сарманлылар яхшы беләләр, хөрмәт итәләр. Кылган яхшылыклары киләчәктә дә хәерле гомерләр насыйп итсен үзенә, һәр көнгә куанып, сау-сәламәт яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев