Алкоголь куллануны кисәтү атналыгы бара
Бәйрәмнәрне хәвеф-хәтәрсез үткәрү максатыннан, Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министрлыгы 23 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр «Яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь куллануны профилактикалау атналыгы» игълан итте.
Яңа ел бәйрәмнәре – физик активлык белән шөгыльләнү, якыннарың белән вакыт уздыру һәм уңай энергия алыр өчен искиткеч вакыт. Ләкин, үз сәламәтлегеңне саклап калу өчен, алкогольне чиктән тыш күп кулланудан тыелырга кирәк.
Алкоголь проблемасы аеруча җитди: 200 дән артык чир аны чиктән тыш күп куллану белән бәйле, ә алкогольнең төрле авырулар барлыкка китерүгә керткән өлеше – 5тән 75 процентка кадәр.
Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләрен анализлау күрсәткәнчә, агулануларның төп өлешен этил спирты белән агулану тәшкил итә. Калган агулануларга бик аз процент туры килә. Шуларнын бер мисалы – метанол белән агулану. Бу метанолны көйләргә һәм суррогатлар белән көрәшергә генә түгел, гомумән, алкоголь куллануны киметергә кирәк дигәнне аңлата.
Алкогольле эчемлекләрне озак вакыт куллану нәрсәсе белән куркыныч?
* Яңа ел бәйрәмнәре еш кына мул табын белән үрелеп бара, анда кешеләр гадәттәгедән күбрәк эчәргә яраталар. Бу тиз исерүгә һәм үз-үзеңне контрольдә тота алмауга китерергә мөмкин.
• Алкогольне күп күләмдә куллану интоксикация ихтималын артыра, ул күңел болгану, косу, баш авырту, баш әйләнү һәм хәтта аңны югалту кебек симптомнар белән беленергә мөмкин.
* Алкогольне артык күп куллану гипертония, гастрит, панкреатит кебек хроник авыруларның кискенләшүенә, шулай ук йөрәк өянәгенә һәм инсультларга китерергә ихтимал.
* Алкоголь тәэсирендә кеше координациясен югалта, реакция акрыная, күрү сәләте начарая. Бу җәрәхәтләр, егылу, юл-транспорт һәлакәтләре алу куркынычын арттыра, бигрәк тә кеше спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң руль артына утырса.
* Алкоголь үз-үзеңне контрольдә тоту сәләтен киметә һәм агрессиягә китерергә мөмкин. Исерек хәлдә кеше ешрак конфликтларга, сугышуларга җәлеп ителәә, болар җәрәхәтләр һәм башка күңелсез нәтиҗәләр белән тәмамлана ала.
* Еш кына алкоголь күп күләмдә майлы һәм калорияле ризык белән бергэ кулланыла, бу ашкайнату системасы проблемаларына, авырлык җыюга һәм сәламәтлек белән булган проблемаларның тирәнәюенә сәбәп була.
* Алкогольне күп кулланганнан соң, күп кешеләр амнезиядән интегә – алар кичә нәрсә булганын хәтерләми. Бу уңайсызлыклар куркыныч хәлләр тудырырга мөмкин, мәсәлән, шәхси әйберләрне яки документларны югалту.
* Алкоголь борчылу, депрессия, гаеп хисе кебек тискәре эмоцияләрне көчәйтә. Бәйрәмнәрдән соң кайбер кешеләр "махмыр синдромы" кичерә, ул үз эченә начар кәеф, арыганлык һәм күңел кайтуны ала.
* Даими рәвештә күп микъдарда алкоголь куллану алкогольгә бәйлелекнең артуына китерә, һәм бу кешенең сәламәтлеге һәм социаль тормышы өчен җитди проблема булып тора.
Яңа ел бәйрәмнәрендә алкогольне чиктән тыш куллану физик һәм психологик халәт белән бәйле булган күп кенә күңелсезлекләргә китерә. Боларны булдырмас өчен, бу эчемлекләрне артык кулланмау мөһим. Исегездә тотыгыз, алкогольнең куркынычсыз дозасы юк!
Илзидә Салихова, участок терапевты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев