САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җәлил волонтеры медаль белән бүләкләнде

Кичә Казанда «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантана узды.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Бәйрәмгә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова җитәкчелегендә район хатын-кызлары делегациясе дә чакырулы иде. Аның составына якыннары махсус хәрби операциядә катнашкан, яу кырында батырларча hәлак булганнарның гаилә членнары - әниләре, апалары, волонтерлар хәрәкәте активистлары кертелгән иде. 

Җәлил поселогының "Сушим, парим для СВОих" төркеме җитәкчесе Зөhрә Вәлиуллинаны Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов "ТАССР оешуга 100 ел" медале белән бүләкләде. 

Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән райондашларыбызны тәбрикләп, ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев