Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында ифтар мәҗлесе узды
Игелекле райондашларыбыз ярдәме белән кичә Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында авыз ачу мәҗлесе оештырылды.
Сый-нигъмәтле бәйрәм табынына интернат-йортта тәрбияләнүче өлкәннәребез чакырылды. Иң элек Иске Минзәләбаш авылы имам-хатыйбы Илдар Әшрафуллин тормыш сынаулары, сабырлык, тәкъвалык хакында вәгазь укыды. Аннан азан тавышлары яңгырады. Хәзрәт ифтар мәҗлесен үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән Дамир Галиевка, Рөстәм Нуруллинга, Ленар Халиковка, Роберт Маликовка, Айрат Галимовка, Эдуард Төхбәтуллинга, Айдар Хөсәеновка, Данияр Баһмановка рәхмәт сүзләре ирештерде. Интернатта тәрбияләнгән һәм шушы көннәрдә вафат булган әрвахларга атап дога кылды.
Мәҗлестә катнашучылар исеменнән интернатта яшәүче Марат Шәймәрданов белән Кәүсәрия Зарипова оештыручыларга рәхмәт әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев