САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлфис абый белән Гөлүсә апага медаль тапшырылды

Билгеле булганча, 8 июль көнне илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан 6 июль көнне район үзәгендәге Татар Илеге паркында зур бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм барышында Сарманда яшәүче Әлфис һәм Гөлүсә Рәҗәповлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.

Әлфис абый белән Гөлүсә апа икесе дә Урта Кәшер авылында туып-үсәләр, бер-берсен балачактан ук беләләр. Әлфис абый хезмәт юлын «Искра» колхозында башлый, аннан соң лаеклы ялга чыкканчы «Сельхозтехника» берләшмәсендә шофер булып эшли. Гөлүсә апа исә башта туган авылы клубын җитәкли, аннан соң 30 елдан артык сәүдә тармагында тырыш хезмәт куя. Икесе дә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Хезмәт ветераны» исеменә, район һәм республика бүләкләренә лаек булалар. Бергәләп ике ул үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев