Александровкада "Май чабу" бәйрәме бик күңелле үтте
Гореф-гадәтләребезнең, йола-традицияләребезнең әйләнеп кайтуы - сөенечле. Әби-бабайларыбыз тирән мәгънәле нинди генә бәйрәмнәр үткәрмәгән. Аларның үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә, төрле милләт халыкларын берләштерүдә әһәмияте зур. "Безнең Александровка авыл җирлегендә ике милләт халкы дус, тату яши. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче рус һәм татар фольклор ансамбльләре дә- иҗади хезмәттәшлектә. Һәр милләт,...
Гореф-гадәтләребезнең, йола-традицияләребезнең әйләнеп кайтуы - сөенечле. Әби-бабайларыбыз тирән мәгънәле нинди генә бәйрәмнәр үткәрмәгән. Аларның үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә, төрле милләт халыкларын берләштерүдә әһәмияте зур. "Безнең Александровка авыл җирлегендә ике милләт халкы дус, тату яши. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче рус һәм татар фольклор ансамбльләре дә- иҗади хезмәттәшлектә. Һәр милләт, электән үк, үзенә генә хас бәйрәмнәрен дә бергә-бергә үткәрә. Узган шимбәдә "Май чабу" бәйрәме дә шулай уртак бәйрәм буларак билгеләп үтелде. Руслар да, татарлар да рәхәтләнеп күңел ачты: биеде, җырлады, төрле уеннарда катнашты. Ахырда бергәләп тәм-томнар белән чәй эчтек, коймак ашадык. Бәйрәм костюмнары тамашага аерым үзгәлек бирде. Аларны тегүче Ирина Забродина әзерләнде. Гомумән, бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә Юлия һәм Максим Байгаровлар, Наталья Забродина, Наталья Грезнева, Марина Нуриева башлап йөрделәр", - ди Александровка мәдәният йорты директоры Фәйрүзә Садретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев