САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Александровкада яшәүче Сабировларның әкият дөньясында һәр геройга урын табылган

Әкият геройларының да үз туган көннәре булганын белә идегезме әле, җәмәгать? Бар икән шул менә.

30 июнь көнне славян мифологиясенең иң күренекле һәм танылган персонажы – Убырлы Карчыкның туган көне булып узды. Шул уңайдан Александровка авылына кунакка чакырганнар иде.  

Мәңге яшәр, утта янмый, суда батмый торган персонаж барлык диярлек рус халык әкиятендә яши. Кечкенәдән аның турындагы әкиятләрне укысак та, аңа ничә яшь булуы, кайда яшәве хакында кызыксынган булды микән? Мин хәтерләмим, ә менә оныгыма шул кызык. 

Убырлы Карчык усал һәм мәкерле герой санала. Ул – карт, кәкре аяклы, себеркеле һәм тавык аякларында утыручы йортта яшәүче карчык. Сихерли һәм төрле мәкерле эшләргә сәләтле. Әмма ул яхшы гамәлләр кылып, акыллы киңәшләр, тылсымлы әйберләр дә биргәли. 

Александровка авылында Илмир һәм Эльза Сабировларның бакчасында яшәүче Убырлы бер дә андый начар күңелле тоелмады. Мөгаен, хуҗаларына охшагандыр. 

Авыл уртасындагы тыкрыктан борылып, Убырлы яшәгән йортка таба барганда, юлда агачлыкларга очрадык. Бактың исә, бу нәкъ менә безнең герой биләмәләре булып чыкты. Капка төбеннән үк елмаеп каршы алган Эльза ханым артыннан серле әкият дөньясына атладык. Өйләренә терәлеп, җәелеп үсеп утырган тормыш гөлләреннән үк күренеп тора, биредә тырыш гаилә гомер итә. Яшәү сөрешләре дә үрнәк, йортлары төзек, ихаталары гөлчәчәкләргә күмелгән, һәр нәрсәнең үз урыны, үз билгеләнеше бар. 

- Бу матурлыкны булдыруда миңа тормыш иптәшем ярдәм итә. Хатын-кыз берүзе генә әллә ни эшли алмый, ир-ат кулы кирәк һәрнәрсәгә, - диде Эльза Мөдәрис кызы.

Әйе, гаилә башлыгының куллары алтын икәнлеге һәр җирдә күзгә ташланды. Ишегалдына үтеп, бераз алга атлауга, сул якта фонтанлы күлгә тап булдык. Анда салмак кына үрдәкләр йөзеп йөриләр иде.

Уң якны гөлчәчәкләр бизи. Аларында хуҗабикә уңганлыгы күренә.

Яшел аркалы коридор аша узуга, бизәкле мунча каршы алды. Аны үтеп, бакчага атладык. Биредә яшелчә, җиләк-җимеш үсми, ә Убырлы карчык яши. Менә шушында сихрилек хөкем сөрә дә инде. 

- Монда элек колхоз бакчасы иде. Корыган агачларны кисеп, чистартып, иң элек Илмир җил тегермәне ясап куйды.

Аннан балаларга атынгычлар урнаштырды. Урман атмосферасы булгач, былтыр Убырлы Карчык йорты ясап кую идеясе туды. Анысын сеңлем тәкъдим итте. Нинди материалдан, ничек итеп ясау турында озак уйладык, ә ясавын тиз тоттык. Интернет аша әбинең битлеген кайтарттык, аннан әкренләп героебыз туды. Аңа куртка кидереп куйдык та, нидер җитми кебек тоелды. Шуннан ямау салдык. Илмирның ул яктан фантазиясе бай, рәсем ясау сәләте көчле. Урманга барып, кәкре ботаклар, каерылар җыеп кайттык. Өйнең тәпиләрен формалаштырдык. Убырлының өен төзедек. Бер баруыбызда кипкән куышлы агачка тап булган идек, аны да барып алып кайттык, - диде уңган хуҗабикә.

Аңа ябалак җитми иде, анысын истәлеккә үзем бүләк иттем. Хәер, бакчага тере ябалак та ияләнгән, кичләрен, үзен белдертеп, аваз сала икән. 

- Ике оя урман күгәрчене дә бар. Алар гадәтиләрдән аерылалар, эреләр, төсләре дә үзгә. Ел да карап, агачларның корыганнарын кисеп, чистартып торабыз, - диде Эльза ханым, урман хуҗалары белән таныштыруын дәвам итеп.

Убырлы йортының һәр өлеше әкиятне хәтерләтә. Ул табигый материаллардан эшләнгән. Түбә, ишек, баскыч, тәрәзә йөзлеге – барысын да ничек эшләргә икәнен хуҗа ныклап уйлаган. Такталарының кыеклыгы, ишегенең шыгырдавына кадәр килештерелгән. Өй янына аркылыга бүрәнә салынган. Аңа карагач та, күз алдына Шүрәле образы килеп басты. Анысын да ясарга планлаштыра алтын кул иясе. Зәвыклы коелары да игътибарны үзенә җәлеп итеп тора.

Янындагы бүрәнәдә киләчәктә Су анасы да урын алыр, мөгаен. Әле күптән түгел яссы таштан шарлавык өйгән оныкларына бабасы. Ул төнлә яна да. Аңа су комганын да үзе ясаган. Искитмәле матур, зәвыклы килеп чыккан. 

Илмир Флюр улы озак еллар нефть өлкәсендә хезмәт куя, оператор булып эшли. Төрекмәнстанда чик сакчысы булып хезмәт иткән ул. Мөгаен, һәр эшен төгәл, җиренә җиткереп башкаруы, бөтен кеше дә күрмәгәнне үткен күзе белән эләктереп ала белү сәләте – армия чыныгуы нәтиҗәседер, уяулык, игътибарлылык сыйфатларына ия булуындадыр. Көзге урып-җыю чорында туган як басу-кырларын иңләп йөри, төп эшеннән бушаган вакытта дустына ярдәм итә, комбайнга утыра.  

- Һәр хезмәтем миңа күңел тынычлыгы, тормыштан канәгать булу хисе, ләззәт бирә. Уңай тәэсирләр белән яшәве рәхәтрәк тә бит. Матур бакчабызда бөтен арыганнар онытыла, - ди ул.    

Эльза Мөдәрис кызы – һөнәре буенча тәрбияче, озак еллар балалар бакчасында эшләгән, мәктәптә пешекче булган. Аннан нефтьчеләрдә дә эшләп алган. Хәзерге вакытта хуҗабикә өйдә, әти-әнисен тәрбияли. 

- Әлеге матурлык безгә яшәү тәме бирә. Шушында чыгып, хозурланып, ял итәбез. Килгән кунакларны да шушында каршы алабыз, - диде Эльза ханым. 

Элекке елларда халык ял итәргә күбрәк табигатькә – урманга, су буйларына йөри иде. Хәзер матурлыкны, ял зонасын күпләр, Сабировлар кебек, үз ихаталарында, үз бакчаларында булдыралар. Самавыр кайнатып, коймагын чожлатып, ит кыздырып, бәрәңге тәгәрәтеп, башка төрле ризыгын әзерләп, атынгычта атынып, бассейнда су кереп, ләззәтләнеп ял итүне кулай күрә. Биредә дә барлык мөмкинлекләр, ял итү шартлары бар. Су коенып, кояшта кызынып ятар өчен, чит илләргә барасы да түгел кебек. Әлбәттә, һәр нәрсәнең үз максаты бар. 

- Без сәяхәт итәргә дә бик яратабыз. Төрле җирләрдә йөргәч, күпне күрәсең, камилләшәсең, яңа идеяләр туа. Аннан, тизрәк кайтып, аларны тормышка ашырасы килә башлый. Менә шунысы кызык та инде аның. Балаларга, оныкларга да рәхәт бит, - дип өстәде хуҗабикә. 

Сабировларның кызлары Эльзара Казанда һөнәри белем ала. Амира Җәлил гимназиясенең 8 сыйныфына күчкән. Икесе дә бик яхшы укыйлар. Уллары Илназ гаиләле, киленнәре Алсу белән ике кыз тәрбиялиләр. Шушы көннәрдә Сабировлар әле икеләтә әби-бабай булдылар. Менә шундый күңелле һәм бәхетле мизгелләр яшәү көче өстиләр, тормыш яме бүләк итәләр, гаиләне көчле һәм ныклы итәләр дә инде. Шатлыкларны кода-кодагыйлар белән бүлешеп, туганнар, дуслар белән уртаклашып яшәү дә аларның тормышларын баета. Киләчәктә дә һәр яңа көн илһам алып килсен, хезмәтләре бөек үрләргә рухландырсын.      


Бу - кызыклы

Әкият героена быел якынча 223 яшь тулган. Аның туган ягы дип, Ярославль өлкәсен атыйлар, анда хәтта музее да бар. Убырлы карчык әкиятләрдә XVII гасырлардан ук телгә алына. Коми теленнән тәрҗемә ителгәндә, “яг” “нарат урманы” дигәнне аңлата. Димәк, урман хайваннары һәм кошлары белән идарә итүче карчык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Александровка авылында яшәүче Ильмир hәм Эльза Сабировларның бакчасы әкият дөньясын хәтерләтә. Биредәге матурлыкны хуҗалар үз куллары белән ясаганнар👍🎉

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев