САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Александровка мәктәбендә "Юл әлифбасы" исемле тематик чара узды

.

Бүген, 3 ноябрь көнне, Александровка төп гомүми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме "Юл әлифбасы" илендә булып кайтты.

Балалар анда светофорның төсләрен аермый һәм юл билгеләрен белми торган Белмәмешне очраттылар. Алар аңа светофор һәм юл билгеләре турында шигырьләр сөйләп, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәттеләр. Шулай ук, балалар эстафеталарда катнашып, үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр.

"Юл хәрәкәте иминлеге" учреждениесенең район бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Ситдикова балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Рәмилә Абраменкова язмасы, Регина Шәрипова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев