САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Александровка мәдәният йорты Казанда уздырылган конкурста җиңде

Казанда "РИТЭК" җәмгыяте һәм "Лукойл" хәйрия фондының IV социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Әлеге бәйгедә дәүләтнеке булмаган һәм коммерцияле булмаган оешмаларга; дәүләт, муниципаль, бюджет оешмаларына; җирле үзидарә органнарына катнашу мөмкинлеге бар иде. Быел конкурста 4 номинация ("Экология", "Туган як", "Мәдәният һәм спорт", "Шәфкатьлелек") булып, аларда барлыгы...

Казанда "РИТЭК" җәмгыяте һәм "Лукойл" хәйрия фондының IV социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Әлеге бәйгедә дәүләтнеке булмаган һәм коммерцияле булмаган оешмаларга; дәүләт, муниципаль, бюджет оешмаларына; җирле үзидарә органнарына катнашу мөмкинлеге бар иде. Быел конкурста 4 номинация ("Экология", "Туган як", "Мәдәният һәм спорт", "Шәфкатьлелек") булып, аларда барлыгы 600 проект, республиканың 45 муниципаль берәмлеге катнашкан. Комиссия тәкъдим ителгән проектларның иң уңышлыларын сайлап алган. 140ка якын проект җиңүгә лаек булган. Шулар арасында безнең районның Александровка мәдәният йортының "Мәңгелек чыганак" ("Вечные истоки") проекты да бар.

Тантанада Республика Президенты Рөстәм Миннеханов, "Лукойл" компаниясе президенты Вагит Алекперов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаштылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X