САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Александровка һәм Рангазар авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары үткәрелде

Бүген Александровка һәм Рангазар авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары үткәрелде. Александровка авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйруллин, Рангазар авыл җирлеге башлыгы Асфан Нуриәхмәтов узган ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр. "Җәлил" агрофирмасы директоры Яхъя Фәсхетдинов узган елгы эш нәтиҗәләренә тукталды. Полициянең участок уполномоченные Илназ Бадыйков райондагы һәм җирлекләрдәге криминоген хәлне яктыртты. Суд приставлары...

Бүген Александровка һәм Рангазар авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары үткәрелде. Александровка авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйруллин, Рангазар авыл җирлеге башлыгы Асфан Нуриәхмәтов узган ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр. "Җәлил" агрофирмасы директоры Яхъя Фәсхетдинов узган елгы эш нәтиҗәләренә тукталды. Полициянең участок уполномоченные Илназ Бадыйков райондагы һәм җирлекләрдәге криминоген хәлне яктыртты. Суд приставлары хезмәтенең пристав-башкаручысы Миләүшә Закирова законнардагы үзгәрешләр белән таныштырды. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге начальнигы Радик Госманов узган ел район территориясендә булган янгыннарны анализлады. Җыелышларда район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева катнашты. Ул җирлек халкын районның социаль-экономик үсеше белән таныштырды, халыкка тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, иң актив өлкәннәргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Җыелышларда район оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре дә катнаштылар.

Соңыннан җыелышларда катнашучы район һәм оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре җирлек халкының сорауларына җаваплар бирделәр.

Җыелышларда катнашучылар җирлек территориясендәге оешмаларда хезмәт куючылар һәм авылларның оста куллы кешеләре ясаган әйберләрдән төзелгән күргәзмәне карадылар. Алар игътибарына концерт номерлары да тәкъдим ителде.

Шулай ук укыгыз:

Район авыл җирлекләрендә җыеннар башланды

Александровка авыл җирлегендә узган отчет җыелышы

Рангазар авыл җирлегендә узган отчет җыелышы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев