Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Шәрипов барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, райондашларны Яңа ел белән котлый
Икмәк - зур байлык, ул ризык кына түгел, район икьтисадының һәм сәясәтенең ышанычлы нигезе дә. Соңгы елларда, hава торышы нинди булуга карамастан, без үзебезнең потенциалны югалтмадык, игенчеләребез табигать шартларына яраклаша алдылар. Быел районда 44 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар, 12 мең гектарда шикәр чөгендере, 3 мең гектарда көнбагыш, 6 мең...
Икмәк - зур байлык, ул ризык кына түгел, район икьтисадының һәм сәясәтенең ышанычлы нигезе дә. Соңгы елларда, hава торышы нинди булуга карамастан, без үзебезнең потенциалны югалтмадык, игенчеләребез табигать шартларына яраклаша алдылар. Быел районда 44 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар, 12 мең гектарда шикәр чөгендере, 3 мең гектарда көнбагыш, 6 мең гектар мәйданда кукуруз игелде, кырларга 2 мең тоннага якын минераль ашламалар кертелде. Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә район басуларыннан 195 мең тонна ашлык җыеп алынды, hәр гектардан уртача уңыш 43,6 центнер тәшкил итте. Элеваторларга 158 мең тоннадан артык икмәк тапшырылды.
Шикәр чөгендере уңышының әйбәт булуы да куандыра. Һәр гектардан 458 центнер татлы тамыр алынып, тулай жыемы 550 мең тонна булды.
Районда 60 мең тоннадан артык азык берәмлеге әзерләнде, бу - бер шартлы терлеккә 57 центнер туры килә, дигән сүз.
Табыннарны иткә, сөткә, авыл хуҗалыгы продуктларына баету терлекчеләрнең хезмәтенә, тырышлыгына да бәйле. Бу тармакта да күрсәткечләребез куанычлы. Унбер айда 1,8 мең тонна ит, 22,7 мең тонна сөт җитештерелде. Һәр сыердан 4282 килограмм сөт савылды.
Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан 2 миллиард 547 миллион сум табыш алынды. Шул исәптән 1миллиард 704 миллион сум - үсемлекчелектән, 696 миллион сум - терлекчелектән. Агросәнәгать комплексының уңышлы эшчәнлегенә бюджет ярдәме 296 миллион сум булды. Авыл хужалыгында уртача хезмәт хакы 20200 сум тәшкил итә.
Районда продукция җитештерүне арттыру өчен, барлык шартлар да тудырылган. Алдынгы механизаторларга, терлекчеләргә ел дәвамында акчалата бүләкләр тапшырыла. Бу максатта быел 1 миллион 501 мең сум акча тотылды .
Районда 80 крестьян фермер хужалыгы, 44 гаилә фермасы бар. Хөкүмәт программаларында катнашып , быел 4 фермер хужалыгы 9 миллион 700 мең сумлык грантлар оттылар. Дәүләт программасы нигезендә, савым сыер һәм кәҗә асраучы шәхси хуҗалыкларга барлыгы 8 миллион 800 мең сумлык ярдәм күрсәтелде. Кече ферма төзегән 9 шәхси хужалыкка, чыгымнарын каплау максатыннан, 1 миллион 400 мең сум субсидия бирелде. Яшь кош-корт алу өчен, 3 яшьтән олырак бияләр асраучыларга терлек азыгы алырга, сыерларга ветеринария-профилактика чаралары үткәрү өчен дә субсидияләр кайтарылды. Авыл хуҗалыгына ярдәм киләчәктә дә булачак, программалар дәвам иттереләчәк.
Мин барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, райондашларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Ул бары тик уңышлар гына алып килсен. Сәламәт булып, имин, куанычлы көннәрдә яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев