Аларны туй очраштыра
Туйда кабынган мәхәббәт озын гомерле була: күптән түгел Наил һәм Гөлнур Хәкимуллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Алар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район үзәгендә үткәрелгән тантанада район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатына һәм истәлекле бүләккә дә лаек булдылар.
Хәкимуллиннар күркәмлекләре өстенә искиткеч тыйнак та булып чыктылар.
«Башкалардан бер артык җиребез дә юк, ул хәтле бөтен районга танытырлык гаилә дип санамыйбыз үзебезне», – дип, үзләренә карата булган игътибарга уңайсызлану да сиздерде Гөлнур апа.
Юк инде, «югарыдагылар» үрнәк дип тапканнар икән, димәк, үрнәк алыр якларыгыз, чыннан да, бар. Сезнең хакта сарманлылардан да җылы сүзләр генә ишетелеп тора, хөрмәтле Хәкимуллиннар!
Ә аларны туй очраштыра. Гөлнур апаның иптәш кызының киләчәккә якты хыяллар, зур өметләр баглаган яшьлек туе. Ул вакытта үзе дә япь-яшь кыз булган язмабыз герое Яңа Әхмәт авылына дусты туена шаһит итеп чакырыла. Иптәш кызының аягы җиңел булып чыга, бәйрәмдә ул булачак тормыш иптәше Наил абый белән таныша. Озак очрашып йөрмиләр, нибары өч-дүрт ай гына аралашалар да егет кызга тәкъдим дә ясый:
– Риза булсаң, мин сиңа өйләнер идем.
Әти-әнисеннән яшьли калган 19 яшьлек кызның егетне үз итүе өстенә гаилә җылысын да тоясы киләме, ул шунда ук риза була. Кадерле кешеләрен югалту ачысы да үзен әледән-әле сиздереп тора шул. Дөрес, тормышта югалып калмый ул: унынчы сыйныфны тәмамлауга, Әлмәт шәһәренә китә һәм балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша. Кулы эшкә ятып торган, сабыйларны яраткан кызны бакча җитәкчелеге озакламый укырга, һөнәри белем алырга үгетли башлый. Кыз ялындырып тормый, читтән торып, Казан педучилищесына укырга керә. Аны инде ул кияүгә чыккач укып бетерә. Тормыш иптәше Наил абый да, каенатасы Әмирҗан абый белән каенанасы Саимә апа да каршы килмиләр, киленнәренең һөнәрле булуын хуплыйлар гына.
– Төгәл генә хәтерләмим инде, ул вакытта язылышырга бер ай алдан гаризалар биреп тору тәртибе юк иде бугай, шулай ук – махсус загс бүлекләре дә. Җиңгинең әнисе Даимә кодагый бер көндә туй күлмәге тегеп бирде, фатаны сатып алдык. Булачак киявем алырга килгәч, үземнән өч кенә яшькә зуррак Ләис абыем белән җиңгәм Фәйрүзә, мулла алып килеп, никах укыттылар, мине олы тормышка озаттылар. Сүз уңаеннан, алар ике энемне дә армиягә озатып, каршы алып, башлы-күзле иттеләр. Без Сарманда язылыштык. Авыл Советы хәзерге «Оста» кибетеннән ерак түгел урнашкан кечкенә генә, иске генә зданиедә иде. Язылышу турындагы таныклыкны безгә Ситдыйк абый Камалов тапшырды, Кичен егет өендә туй мәҗлесе булды. Заманына күрә, бик күңелле үтте, – дип искә ала Гөлнур апа.
Бу 1975 елның 23 феврале була. Каената белән каенана аны хөрмәт белән каршы ала. Алар белән бергә каенатаның кияүгә чыкмаган Мәгъсүмә апасы да яши. Ә бер елдан диплом алу шатлыгы янына беренче уллары туу куанычы да өстәлә.
– Каенатам да, каенанам да бик әйбәт кешеләр булдылар. Каенатам – орденлы, медальле сугыш ветераны, районның хөрмәтле кешесе иде. Каенанам бик дини булды, авылда абыстай вазифаларын башкарды, гарәп теле буенча дәресләр дә биргән. Алар тарафыннан кимсетелү, кыерсытылу күрмәдем. Үзем дә аларга әйбәт булырга тырыштым, – дип сөйли Гөлнур апа.
Өч ел яшәгәннән соң, яшьләргә Наил абый эшли торган «Сельхозэнерго» оешмасы җитәкчесе Миргаҗәм Шиһапов фатир тәкъдим итә. Дөресрәге, өч гаилә яши торган йорттан бер бүлмә. Шунысы яхшы – һәр гаилә өчен аерым ишек була. Яшьләр шуңа күрә дә бик сөенәләр: Наил абый гына түгел, килен булып төшүгә район үзәгенә эшкә кергән Гөлнур апа да Сарманга көн саен җәяү йөри торган була. Гаилә башлыгы электрик булса, аның икенче яртысы гомер буе «Сельхозтехника» берләшмәсе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Наил абый бераз сайланып та ала. Ул елларда районда оешмалар да, эш урыннары да күп, өстәвенә һәркайсына чакырып та торалар. Электрик та, шофер да, тракторчы да булып эшли ул. Кыскасы, кулы нәрсәгә тотынса, шул эшне белә. Уңган ир бер көн дә эшсез тормый. Берничә урында бәхетен сынап караганнан соң, нефть тармагына күчә, лаеклы ялга чыккач исә, хезмәтен торак-коммуналь хуҗалыгында дәвам итә.
Эшләгән дәвердә гаилә, тора-бара, Фатих Кәрим урамыннан аерым йорт та ала, аны нык кына төзекләндереп, корган ояларына бөтен күңел җылыларын сала. Бергәләп өч малай үстерәләр.
Замананың авыр чакларына да эләгәләр алар.
– Ул вакытларда декрет ялы бер ел иде. Бер яшьлек баланы биемгә калдырып, эшкә чыга идем. Ә балалар бакчасында балам яшендәге балаларны карыйм. Кайсын яслегә бер яшьтән, кайсын яше тулганчы ук бирәләр. Төркемдә 30ар бала була торган иде. Соңрак зуррак балалар төркеменә күчтем. Уртанчы улым икенче төркем инвалид булып туды. Аның белән Казан юлларында күп йөрдем. Бер кулыма – бала җитәкләп, икенчесенә төенчек тотып, юлда юлаучы машиналар көтеп торган чаклар аз булмады. Башкалага баргач, «Балалар дөньясы» кибетенә керергә тырыша идем. Чөнки киемнәр юк ул вакытта. Малайлар бер-берсеннән калганны да киделәр, ползункиларны үзем тегә идем, искеләрне дә үзгәртеп тектем, носки-бияләй, башлыкларны бәйли идем, чигәргә дә яраттым. Өченче баламны тапканда гына, кибеттә ползункилар күренә башлады. Азык-төлек, башка әйберләрнең талонга калган, хезмәт хакын әйберләтә биргән елларны да кичердек, – дип сөйли Гөлнур апа.
Каената белән каенананы да ташламыйлар. Авылга һәрвакыт кайтып, ярдәмләшеп торалар, хөрмәтләп, соңгы юлга озаталар. Каената вафат булгач, каенананы үзләренә алып киләләр. Олы кешенең үз йортыннан китәсе килмәгәнлектән, ике арада йөргән чаклары да шактый була. «Аз авыру, хәерле үлем бирсәң иде, Аллаһым!» – дип сорый торган була ул. Теләге кабул була, ике ай гына чиста, пөхтә килеш урын өстендә ята да үз акылында килеш, үз теле белән шәһадәт кәлимәсен әйтеп, бакыйлыкка күчә.
Туганнар белән дә тату яшиләр. «Безгә җыелалар иде, безнең йорт төп нигез ролен дә үтәде, һәркайсын якты йөз белән каршы ала идем», – ди Гөлнур апа.
Бүгенге көндә Хәкимуллиннарның өч уллары да буй җиткергән. Зурысы белән кечесе Чаллы шәһәренә төпләнгәннәр. Зур уллары, гаилә корып, әти-әниләрен оныклар белән дә сөендергән. Ә уртанчы уллары – үз яннарында.
– Гаилә бөтенлеге өчен нәрсә кирәк? – дип сорыйм алардан.
– Хатын-кызның сабыр булуы кирәк, – ди Гөлнур апа.
– Ә сабыр савытлары чайпала башласа?
– Тагын бер кат сабырлык һәм гаиләне саклау кирәк. Шулай булганда, гаилә таркалмый, дип уйлыйм. Тормышка чыгу – кунакка бару, дип уйламасыннар иде яшьләр. Гаиләне тотам, балалар үстерәм, дип яшәргә, аерылышу турында уйламаска кирәк. Бала өчен үз әти-әнисе булу – зур бәхет. Шунысын да әйтәсем килә: тормыш булгач, хатын-кызга бераз гына артист булу, салпы якка салам кыстыра белү, кайчак акны кара дип тану да, акыл, көч, зирәклек, бераз гына булса да, хәйләкәрлек тә кирәк. Шунысына сөенәм: яшьләргә хәзер бала үстерү өчен мөмкинлекләр зур. Шәхси йортлар яныннан үткәндә, кайчак ишегалды, бакчаларга күз салам. Бала чүпрәген юулар юк хәзер, кер бауларында пеленкалар күрмәсссең. Бик матур яшәүче яшь парларның булуы да – куанычлы күренеш. Ил-көннәр тыныч, барлык гаиләләр бөтен булсын, балалар ятимлек ачысын күрмәсеннәр иде, – ди әңгәмәдәшем.
Бүгенге көндә ул – намазда. Аның бу фарыз гамәлне үти башлавы да – истәлекле. «Дингә каенанам ярдәме белән килдем. Догалар ятлап йөри башладым. Сарманда «Тәүфыйк» мәчете ачылган көнне мин дә шунда бардым. Башкалар белән җәмәгать намазына бастым, сәҗдәгә киттем һәм шул көннән бу фарыз гамәлне калдырмадым. Догалар белән авырлыклар да җиңелрәк үтәләр», – ди ул.
Сезгә киләчәктә дә гаилә бөтенлеге, иминлек һәм күңел тынычлыгы телибез. Балаларыгыз һәм оныкларыгызның игелек-куанычларын күреп, озак еллар пар канатлар булып, тигезлектә гомер итегез, хөрмәтле Наил абый, Гөлнур апа!
Зөлфия Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев