САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Алардан космонавтлар чыгачак

- Космонавт булырга хыялланучы малайлар юк хәзер, дияргә яратучылар ялгышалар. Аларның безнең мәктәптә укый торганнары галәмнең бетмәс-төкәнмәс серләрен ачуга үзләренең өлеше дә керәчәгенә ышаналар әле, - диләр Зур Нөркәй мәктәбендә. - Аларның бу мавыгуларын тагын да үстерү максатыннан, мәктәптә "Моделирование-3Д" түгәрәге эшли. Бу балаларның дәрестән соң вакытын файдалы итеп үткәрүгә,...

- Космонавт булырга хыялланучы малайлар юк хәзер, дияргә яратучылар ялгышалар. Аларның безнең мәктәптә укый торганнары галәмнең бетмәс-төкәнмәс серләрен ачуга үзләренең өлеше дә керәчәгенә ышаналар әле, - диләр Зур Нөркәй мәктәбендә. - Аларның бу мавыгуларын тагын да үстерү максатыннан, мәктәптә "Моделирование-3Д" түгәрәге эшли. Бу балаларның дәрестән соң вакытын файдалы итеп үткәрүгә, аларның белемнәрен арттыруга булыша. Өстәмә белем бирү түгәрәге җитәкчесе Шакиров Артур үткәргән түгәрәккә малайлар бик теләп йөриләр. Укучыларыбыз техника белән, аның яңа төрләре белән бик кызыксыналар. Алар һава киңлекләрен иңләрдәй самолет, вертолет, елга-диңгезләрне кичәрдәй көймә, корабльләр, ерак араларга барырдай машиналарның башта компьютерда рәсемнәрен, аннан модельләрен ясыйлар.
Мәктәптә бу атнада космонавтика көненә багышланган күптөрле чаралар үткәрелә. Түгәрәк членнары "Космос серләре" темасы астында үткәрелгән "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" ярышында күргәзмә белән катнаштылар.
Безнең бу егетләр киләчәктә зур үрләргә менәрләр, диңгезләрне, космосны яуларлар, дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев