САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алан авылында күңелле кичә узды

Ноябрьнең соңгы көннәрендә Аналар көне билгеләп утелә. Алан авылы клубында да бу чара зурлап уткәрелде. Зал түренә бишәр бала үстереп, бүгенге көндә дистәдән артык оныклары, 5-9ар оныкчыклары булган Лилия Бормотина, Рәйсә Шайхетдинова , Вера Сапожникова , Лениза Соколова апалар килде. Дөньяның болганып торган, эшсезлек, акчасызлык заманында дүртәр бала табып, аларны...

Ноябрьнең соңгы көннәрендә Аналар көне билгеләп утелә. Алан авылы клубында да бу чара зурлап уткәрелде.

Зал түренә бишәр бала үстереп, бүгенге көндә дистәдән артык оныклары, 5-9ар оныкчыклары булган Лилия Бормотина, Рәйсә Шайхетдинова , Вера Сапожникова , Лениза Соколова апалар килде. Дөньяның болганып торган, эшсезлек, акчасызлык заманында дүртәр бала табып, аларны кеше иткән Мария Кустовская ,Замира Салахова , Марсилә Набиуллина , Галина Тахирова, Венера Нитшаева да бу тантананың кунаклары иде.

Дөнья авырлыкларына карамыйча, матур, җылы оя үреп, балаларын, оныкларын, оныкчыкларын үз канатлары астына җыеп яшәүче әниләргә матур сүзләр, җырлар бүләк ителде. Бәйрәм чәй өстәле артында, төрле уеннар белән үрелеп барды.

Лидия Марданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев