САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Акча хезмәтең җимешеме?

Безнең көннәрдә талантың, сәләтең белән генә нигә дә булса ирешү авыр. Еш кына кемнеңдер аңа лаек булмаган урын биләвен күрәбез. Башта үзеннән-үзе сорау туа: ул бу урынны ничек алган соң? Җавабы бик гади: мондый кешеләр матди яктан яхшы тәэмин ителгән, һәм бүгенге көндә акча зур роль уйный. Бүгенге буын яшьләр...

Безнең көннәрдә талантың, сәләтең белән генә нигә дә булса ирешү авыр. Еш кына кемнеңдер аңа лаек булмаган урын биләвен күрәбез. Башта үзеннән-үзе сорау туа: ул бу урынны ничек алган соң? Җавабы бик гади: мондый кешеләр матди яктан яхшы тәэмин ителгән, һәм бүгенге көндә акча зур роль уйный.
Бүгенге буын яшьләр «бөтен нәрсә сатыла һәм сатып алына» дигән фикердә яши. Ә мин моның белән килешмим. Сүз дә юк, күп нәрсәне сатып алып була: фатир, машина, белем, хәтта дусларны да. Әмма бернинди акчаларга да сатып алып булмый торган бер нәрсә бар. Ул - кешенең күңеле, аның рухи сыйфатлары. Югары белем турында диплом сатып алырга мөмкин, әмма моңа карап кына кеше акыллыракка әйләнми. Әгәр дипломны үз тырышлыгың белән алсаң, ул белемнәр синең хәтереңә мәңгелеккә кереп кала, һәм син акыллырак, аңлырак буласың.
Без коррупциягә каршы бергәләп көрәшергә тиешбез, дип уйлыйм мин. Бүгенге көндә бу проблема иң актуальләрнең берсе булып тора. Беренче карашка ул күзгә ташланмаска да мөмкин. Тик ул һәркайда: уку йортларында, медицина учреждениеләрендә, идарә органнарында… Коррупция хәтта балалар бакчаларында да бар. Бай ата-аналар, балаларын чиратсыз урнаштырсын өчен, бакча мөдиренә ришвәт бирәләр. Шулай булгач, коррупциянең масштаблары бик киң, һәм бу мәсьәләгә берничек тә күз йомарга ярамый. Бүген күз йомсак, иртәгә илебездә ни булганын аңлый алмый интегәчәкбез. Ул «ришвәтчеләр иленә» әвереләчәк.
Коррупциянең сәбәпләренең берсе - укытучылар, табибларның хезмәт хаклары түбән булуда. Ришвәт бирүче, акча «төртсәң», укырга да керә аласың, авыруларны да яхшырак карыйлар, дигән фикердә. Күп вакыт ул акчалар арадашчылар аша йөри.
Коррупциянең безгә дә килеп җитүе - бик аяныч. Бу безне уйландырырга, проблеманы чишү юлларын эзләргә этәрергә тиеш. Хөкүмәт һәм закон чыгару органнары ришвәт алган өчен җаваплылыкны катылатырга тиешләр. Ришвәт акчаның чын асылын боза. Ул намуслы хезмәт белән эшләп табылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев