САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аграр көллияттә чыгарылыш кичәсе узды

Район мәдәният йортында, аграр көллияттә укып, һөнәр үзләштергән егетләр һәм кызларга бүген дипломнар тапшырылды.

120 укучының 67се – техник-механик, 13е – пешекче-кондитер, 15е – тракторчы, 25е зоотехник белгечлеге турында документ алдылар. Иң элек укучыларны, әти-әниләрне, кунакларны көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов сәламләде, укучыларның тормышта үз юлларын табуларын теләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тә изге теләкләрен җиткерде.

Көллият тәмамлаган кызлар һәм егетләр өчен сайлау мөмкинлеге җитәрлек хәзер. Теләгәннәр укуларын аграр университетта дәвам итә алалар. Дипломлы белгечләрне авыл хуҗалыгы өлкәсенең төрле оешма-предприятиеләренә дә бик теләп эшкә кабул итәргә әзерләр. Тантанада катнашкан “Агрокөч” җәмгыяте генераль директорының үсемлекчелек буенча урынбасары Альберт Шәрипов та моны ассызыклады. Аграр университет доценты Инсаф Нәфыйков югары белем алу өстенлекләрен билгеләп үтте. Аннан соң чыгыш ясаган кунаклар исә белгечләрне эшкә чакырдылар.

Зөбәер Зәйнетдин улы, аның урынбасарлары Илфат Нигъмәтуллин, Гүзәл Шәйхразыева, Данир Хәсәншин дипломнар тапшыргач, укучыларын остазлары, әти-әниләр тәбрикләделәр. Соңыннан укучылар рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Кичә матур җырлар белән үрелеп барды һәм ашханәдә сыйлы табын артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев