САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аграр көллияттә чыгарылыш кичәсе узды 

Бүген аграр көллияттә белем алган 120 кыз һәм егет кулларына үзләштергән һөнәрләре буенча диплом алдылар.

 Мөслимдә урнашкан филиалда укучыларны да кертеп, 229 белгеч мөстәкыйль тормыш юлына юллама алды. Үзәк ял паркында узган тантанага чыгарылыш курс укучыларын, аларның әти-әниләрен тәбрикләргә район, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге, “Агрокөч” төркеме вәкилләре, агрофирма директорлары, көллият белән тыгыз элемтәдә хезмәт куючы оешма җитәкчеләре килгәннәр иде. Бәйрәмне аграр көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов ачты. Кичә җырлар, матур тәбрик сүзләре белән үрелеп барды. Укучылар, әти-әниләр укытучыларга, коллективка рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. 
Бу хакта тулырак газетаның алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев