САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Агай, алдан сагай!

Аномаль эссе һава күзәтелү сәбәпле, Татарстан урманнарында янгынга каршы махсус режим кертелде. Барлык службалар тәүлек әйләнәсе эшләүгә күчте. Бу хакта Татарстан министрлар кабинетында үткән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарстан урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдеев әйтте. Татарстан гидрометеорология идарәсе җитәкчесе С.Захаров сүзләреннән күренгәнчә,...

Аномаль эссе һава күзәтелү сәбәпле, Татарстан урманнарында янгынга каршы махсус режим кертелде. Барлык службалар тәүлек әйләнәсе эшләүгә күчте.
Бу хакта Татарстан министрлар кабинетында үткән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарстан урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдеев әйтте. Татарстан гидрометеорология идарәсе җитәкчесе С.Захаров сүзләреннән күренгәнчә, Республикада уртача тәүлеклек температура нормадан 5-6 градуска югары. Бу республиканың төньяк-көнбатыш, аерым алганда, Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарында урманнар яну куркынычын арттырган. Августта һава температурасы нормага якын булыр, дип көтелә. Метеоүзәк җитәкчесе киләсе айда яңгырлар да вәгъдә итә. Ә сентябрь коры, җылы булачак. Якын көннәрдә Татарстанда яшенле яңгырлар, көчле җил булыр, дип фаразлана. 18 июльдән инде кайбер районнарда, җил белән бергә, коеп яңгырлар яуды, температура төште. Төнлә ул - 18-23, көндез 20-25 градус тирәсендә тирбәлә. Эсселек бераз сүрелә, тик бу тынычланырга нигез була алмый. Сүз уңаенда, узган ел эссе булуга карамастан, Татарстанда урман янгыннарына юл куелмады. Махсус рейдлар оештыру нәтиҗәсендә, законнарны бозган 45 кеше җаваплылыкка тартылган. Барлыгы 445 мең сумлык 49 штраф салынган. Моннан тыш, материаль техник базаны ныгыту буенча да ныклы эш алып барылган. Шөкер, быел да янгын чыгу очраклары теркәлмәде. Күрше Идел буе федераль округы регионнарында инде янгыннар нәтиҗәсендә 741 гектар урман юкка чыккан. Татарстанда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү юнәлешендә мөмкинлекләр җитәрлек. Булган барлык чараларны куллану зарур. Әгәр иң начарга әзерләнсәк, теләсә нинди авырлыкны җиңеп чыга алырбыз, ди министр. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министр урынбасары Ә.Сәфәров алып барды. Урыннарда яңгыр яуды, проблема да хәл ителде, дип, игътибарны читкә юнәлтергә ярамый, янгыннар турында алдан прогноз ясарга һәм аларны булдырмый калу буенча үз вакытында чаралар күрә белергә өйрәнергә кирәк, диде ул.
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясендә китерелгән мәгълүматлардан күренгәнчә, ел башыннан алып районда 14 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Анда бер кеше үлгән, 2се зыян күргән. Шунысы куанычлы, бу чорда табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр, аварияләр күзәтелмәде. Эсселек нәтиҗәсендә, янгын куркынычы саклану сәбәпле, һәм янгын куркынычсызлыгы турындагы ФЗ нигезендә, объектларда, торак пунктларда гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, янгын чыгуга юл куймау максатыннан, район комиссиясе 16 июльдән, аерым күрсәтмә булганчыга кадәр, район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында карар кабул итте. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы бүлекчәләренә - җәйге чорда янгын чыгу куркынычын киметердәй комплекслы профилактик чаралар үткәрү, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә - авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, урып-җыю чорларында, тәүлек әйләнәсе ирекле янгын сүндерү отрядларының дежурлыгын оештыру, авыл хуҗалыгы техникасын беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итү, торак пунктларны, автомобиль юлларын, басу, урман торф массивларыннан 4 метрдан да ким булмаган сөрелгән саклык полосалар белән әйләндерү, авыл җирлекләренә - буаларны, су башняларын янгын сүндерү техникасына су алу өчен уңайлы итеп көйләү бурычы йөкләнде. Район мәгариф бүлегенә гомумбелем бирү учреждениеләрендә ремонт вакытында, янгыннарны кисәтү максатыннан, контроль булдыру кирәклеге әйтелде. Составында социаль хезмәт күрсәтү, эчке эшләр бүлеге, торак-коммуналь хуҗалыгы, янгын сүндерү часте хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы булган профилактик группалар булдыру, аларның халык арасында аңлату эшләре алып баруына ирешү, аеруча, кечкенә балалары булган, имин булмаган гаиләләр, өлкән яшьтәгеләр, ялгызак инвалидлар яшәгән йортларны, фатирларны, халык күпләп ял итә торган урыннарны, паркларны даими күзәтүдә тоту, торак пунктларда, шәхси хуҗалыкларда корыган үлән, чүп-чар яндыруга ирек куймау хакында да сүз булды. "Бу таләпләрне һәркем төгәл үтәргә бурычлы. Гаеплеләргә карата катгый чаралар күреләчәк", - диде Татарстан гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Илдар Гыйззәтуллин. Агай, алдан сагай, дигән кебек, саклык чараларының берсе дә артык булмас, аларның яртысы гына төгәл үтәлсә дә, куелган максат үтәлде, дип уйларга тулы нигез булачак. Бурдан кала, уттан калмый, дигән мәгънәле әйтемне онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев