Агачларны кышын дөрес итеп ничек кисәргә?
2-4 градус җылы тора башлагач, агачларны рәткә китерә башларга ярый.
Кыш көне агачларның артык ботакларын билгеләү җайлы, аларның согы акмый, шуңа күрә яралар да бик катлаулы булмый. Кыш көне җиләк-җимеш агачлары ботакларының өчтән береннән артык булмаган өлешен кисәргә ярый. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Һава температурасы 2-4 градус җылы тора башлагач, каты салкыннар беткәч, агачларны кисәргә ярый. 2 см дан зуррак булган ботакларның киселгән урынына бакча вары сыларга, олифалы махсус буяу белән буярга була.
Башта корыган ботакларын алыгыз. Авыру ботакларны кискәч, 5 процентлы формалин эремәсе яки 3 процентлы бакыр купоросы эремәсе белән эшкәртергә кирәк.
Аннары агач ябалдашы эченә таба, аска таба үсә торган ботакларны кисегез.
Иң азакта кирәкмәс якка таба бара торган нечкә ботакларны кисәләр.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/05-02-2022/agachlarny-kyshyn-d-res-itep-nichek-kis-rg-5848511
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев