САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Африка чумасыннан саклан

Татарстан Республикасы территориясенә Африка чумасын кертмәү һәм җәелдермәү буенча Республика штабы карары нигезендә, Лениногорск районының Иске Кувак авылында "Торак пунктта Африка чумасын бетерү" дигән махсус тактик өйрәнүләр үткәрелде. Өйрәнүләр кысаларында "Татарстан Республикасы Дәүләт ветеринария хезмәтенең 2012 нче елның I яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре" дигән республика конференциясе уздырылды. Бу чараларда ТР Премьер-министры...

Татарстан Республикасы территориясенә Африка чумасын кертмәү һәм җәелдермәү буенча Республика штабы карары нигезендә, Лениногорск районының Иске Кувак авылында "Торак пунктта Африка чумасын бетерү" дигән махсус тактик өйрәнүләр үткәрелде. Өйрәнүләр кысаларында "Татарстан Республикасы Дәүләт ветеринария хезмәтенең 2012 нче елның I яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре" дигән республика конференциясе уздырылды. Бу чараларда ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Булат Камалов, ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, ТР буенча РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе начальнигы урынбасары Андрей Орлов, Хайваннарның токсикологик һәм радиацион иминлеге федераль үзәге директоры урынбасары Альберт Чернов, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, ТР буенча "Россельхознадзор" Идарәсе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең җаваплы хезмәткәрләре, район дәүләт ветеринария берләшмәләре начальниклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнаштылар.
Аеруча куркыныч булган Африка чумасын бетерү буенча тактик өйрәнүләр - бик актуаль. Чөнки соңгы көннәрдә генә Волгоград һәм Тверь өлкәләрендә Африка чумасы дуңгыз тотучы шәхси хуҗалыкларда теркәлде. Шуңа күрә өйрәнүләрне билгеле бер торак пунктта үткәрү бик әһәмиятле. Өйрәнүләрдән соң шәхси хуҗалыкларда Африка чумасын кисәтү мәсьәләләре буенча җыелыш үткәрелде. Н.Хәбипов пленар өлештә ясаган чыгышында, куркыныч авыруларны республика территориясенә кертмәүне кисәтүгә багышланган профилактик чараларны үткәргәндә, Татарстан Республикасында федераль һәм региональ ветеринария күзәтчелекләренең үзара бәйләнештә эшләү мәсьәләләренә тукталды. Чөнки, билгеләп үтелгәнчә, бу авыруларга күзәтчелек органнары, авыл, ау хуҗалыклары, сәүдә һәм гомуми туклану оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары белән бергәләп эшләгәндә генә, каршы торып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев