САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

93 яшьлек Ганҗә апа сыйныфташлары рухына багышлап шигырь язган

1950 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлаган классташлары рухларына багышлана.

93 яшен тутырган Шәрипова Ганҗә Габдулла кызы – шул сыйныфташларның соңгысы. Ул 1937 елның 22 маенда Янурыс авылында туган. 1937 елдан Сарманда яшәгән, 1950 елда урта мәктәп тәмамлаган. Казан дәүләт университетында белем алып, Сарманга кайткан. 1955-70 елларда мәктәптә рус теле һәм әдәбиятыннан укыткан. Лаеклы ялга чыкканчы, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләрендә мәгариф учреждениеләрендә эшләгән. 

Зәңгәр тауга мендем бер ялгызым,

Яшьтәшләр юк бүген янымда.

Тау астында Сарман гөрли, җырлый,

Сабан туе бүген авылда...

Бик борынгы Даулы болында,

Без җыела торган урында.

Мин бармадым Сабан туена,

Очрашырдай кешем юк монда.

Бу көн – безнең күрешүләр көне,

Иң зур бәйрәм иде, изге көн.

Гомер үтте, классташлар китте,

Күрешердәй кеше юк бүген.

Яшел битлек кебек туган җирдә

Яшәсеннәр исән калганнар.

Тыныч булсын иде илдә тормыш,

Әрнемәсен иде балалар.

Сугыш чоры балалары идек,

Сугыш изде, юлдан яздырды.

Канатсызлар итте безне сугыш,

Балачаксыз безне калдырды.

Сугыш үткән җимерелгән илдә

Авыр булды гомер итәргә.

Бирешмәдек, түздек, без тырыштык

Язмыш сынауларын җиңәргә.

Башак җыйдык иген кырларында,

Бәрәңге алдык, киндер йолкыдык.

Урам таптап, уйнап йөрмәдек без,

Мәктәп ташламадык, укыдык. 

Кышкы суык. Ягылмаган класс.

Аяк-кулны ныклап өшеттек.

Диктант язар өчен, язу карабызны

Авызыбызга кабып эреттек.

Ил якларга сугышларга киткәч

Ир затлары, әти-әниләр,

Күтәрәмгә калган атлар җигеп,

Җир сөрделәр яшьтәш малайлар.

Шулай үтте ул балачак безнең,

Үзәк өзелеп, карын ачканда.

Бүзат чишмәсенең суын эчеп,

Хәлләр җыйдык, арып-талганда.

Бакыр тауда җиләк җыйган булдык,

Айтуганда – ачы кузгалак.

Зәңгәр тауда әче кукы таптык,

Болыннарда – бөтнек, юалар.

Сугыш беткәч, без дә үсә төшкәч,

Утырттык без басу-кырларга

Дым саклаучы урман полосасы –

Нарат-чыршы шәрә тауларга.

Мәктәп тәмамлагач, гомер юлы

Алып китте төрле тарафка.

Утыз елдан мәктәп күрештерде,

Классташларым кайтты Сарманга.

Шуннан бирле менә биш ел саен

Без җыела идек. Әй, гомер!

Кеше кунак кына шул дөньяда,

Безгә дә бит соңгы көн килер.

Күрешү шуңа бик кадерле иде,

Классташлар – минем яшьтәшләр

Гомер буйларына дуслар булдык,

Ахирәтләр, якын сердәшләр.

Сөйләшкәндә, сүзләр бетми иде,

Туймый идек бергә җырлаудан.

Һәр очрашкан саен үтә идек,

Балачактан йөргән юллардан.

Бүзат чишмәсенә тәңкә салып, 

Суны эчтек, йөзне чылаттык.

Үткән балачакны искә алып,

Әле көлдек, әле еладык.

Бакыр базы тауларына менеп,

Җир җиләге җыйдык, тын калып.

Кара-Каршы чишмә җырын тыңлап,

Басып тордык, бераз моңланып.

Күрешүнең соңгы тукталышы –

Зәңгәр тауда нарат урманы,

Моңга күмә иде тирә-якны

Классташымның тальян уйнавы.

Яшьтәшләрнең кушылып җырлавы

Без яшь чактагы туган җырларны.

“Яшь наратлар”, “Рамай”, “Умырзая”

Моңга күмде безнең урманны,

Каршы алдык матур ал таңны,

Җырладык без күңел җырыбызны,

Иң яраткан моңлы “Сарман”ны.

Җырлар тынды тауда, саубуллаштык.

Кузгалабыз, инде таң ата.

Яшьлегебез сөялеп калды кебек

Никтер юл читендә ялгыз үскән

Зифа буйлы япь-яшь наратка.

Тау башына бүген ялгыз мендем,

Соңгы укучысы булып классның.

Без утырткан урман үз җырларын

Соңгы тапкыр миңа җырласын.

Балачаксыз калган классташлар,

Без юк инде, калды сарманнар.

Зәңгәр тауда, безгә һәйкәл булып,

Тезелгәннәр төп-төз наратлар.

Тау итәген ап-ак томан сарган,

Җир ябынган гүя юрганын.

Тау өстендә мәңге шау

лар җырлар,

Без утырткан нарат урманы.

Әнкәйләр күк яшел шәл ябынган

Безнең һәйкәл – Сарман урманы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев