САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

39 яшьлек артист коронавирустан вафат

.

Петербургта 39 яшендә актер Артем Анчуков вафат булды. Аның үлеме турында Instagram сәхифәсендә җырчы Татьяна Буланова сөйләде.

Артем Анчуков «Улица разбитых фонарей», «Бандитский Петербург», «Опера. Хроники убойного дела», «Агенство НЛС», «Мажор» сериаллар аша танылган. Шулай ук ул программалар алып баручы, шоумен, җырчы булган.

ТАСС агентлыгы үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Артем Анчуковның үпкәсе шартлаган.

«Артем коронавирус авыруыннан өзлегеп үлде. Аның үпкәләренең 87 проценты зарарланган иде. Кичә аның үпкәсе шартлады. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», – дигән агентлык чыганагы. 

Чыганак: http://sahne.ru/news/xeberler/39-yashlek-artist-koronavirustan-vafat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев