31 май - Бөтендөнья тәмәкесез көн билгеләп үтелә
Бүген тәмәкедән баш тартырга теләүчеләр Бөтендөнья тәмәкесез көн акциясендә катнаша.
Аңа 1987 елда Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы тарафыннан нигез салына. Аның максаты – тәмәке эпидемиясенә һәм аның үлемгә китерүче нәтиҗәләренә бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итү.
Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы мәгълүматларына караганда, тәмәке тарту - кеше сәламәтлеге өчен иң куркыныч күренешләрнең берсе. Тәмәке үзен кулланучыларның яртысын диярлек үтерә. Россиядә ел саен тәмәке тарту белән бәйле сәбәпләрдән 300-400 меңләп кеше үлә. Чагыштыру өчен, юл-транспорт һәлакәтләрендә, наркотик кулланудан яки СПИДтан ел саен азрак кешенең гомере өзелә.
Тартуны ташлау җиңел түгел - никотин көчле бәйлелек тудыра. Тәмәкене ташлау өчен көчле рухлы булу һәм, әлбәттә, теләк кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев