САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

2025 елда Татарстанның 900 меңнән артык кешесе диспансерлаштыру узган

2025 елда Татарстанда 900 меңнән артык кеше профилактик тикшерүләр узган.

Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча 108 меңнән артык авыру ачыкланган, аларның 85% даими медицина күзәтүенә алынган. Ачыкланган чирләр арасында 1524 онкология очрагы бар.

Тикшерелгән кешеләрнең якынча 20% практик җәһәттән сәламәт дип табылган. Шул ук вакытта республиканың һәр унынчы кешесендә төрле авырулар башлану куркынычы (факторлары) ачыкланган. Бүген Татарстанда барлыгы 1,2 миллионнан артык кеше диспансер исәбендә тора.

Репродуктив сәламәтлеккә аерым игътибар бирелә. 18–49 яшьлек 450 меңнән артык кеше тиешле тикшерүләр узган, бу әлеге яшь төркемендәге халыкның 32% тәшкил итә.

Сәнәгать диспансерлаштыруы сизелерлек киңәйде: анда инде 72 медицина оешмасы һәм 933 предприятие катнаша. Ике ел эчендә аның күләме ике тапкырга диярлек артты. Беренче этапны узган эшчеләрнең 10% тан артыгы өстәмә, тирәнәйтелгән тикшерүгә җибәрелгән.

Авыл халкына медицина хезмәте күрсәтү мөһим юнәлеш булып кала. Бу максаттан республикада 27 күчмә комплекс эшли, аларның бишесе — тулы канлы мобиль сырхауханәләр. Алар әйдәп баручы медицина үзәкләре белгечләренә ерактагы торак пунктларга барып хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә. 2025 елда гына да 90 мең шундый чыгу оештырылган.

Соңгы биш ел эчендә мобиль сырхауханәләр 775 торак пунктта булган, 326 мең кабул итү уздырылган һәм 190 мең пациент тикшерелгән. 25 меңнән артык яңа авыру очрагы ачыкланган. Биш ел эчендә мондый комплексларга мөрәҗәгать итүләрнең уртача еллык саны 3,5 тапкырга арткан.

Диспансерлаштыру «Озак һәм актив гомер» милли проекты кысаларында, ә репродуктив сәламәтлекне тикшерү «Гаилә» милли проекты буенча алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев