2025 елда нәрсәләр үзгәрәчәк?
Алар салым законнарына, хезмәт мөнәсәбәтләренә, цифрлаштыруга һәм экологиягә кагылачак.
НДФЛ, балаларга тотып калулар һәм туризм
Салым законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керәчәк. Алар бизнеска да, гади гражданнарга да кагыла. Максаты – салым системасын модернизацияләү, бюджетны тулыландыру һәм социаль җаваплылыкны стимуллаштыру.
Физик затлар керемнәренә салым салуда – НДФЛ бердәм ставкасы урынына прогрессив шкала кертелә. Салым күләме хезмәт хакына бәйле булачак. Еллык керем өчен 2,4 миллион сумга кадәр ставка элеккечә – 13%, 2,4 миллионнан 5 миллион сумга кадәр – 15%, 5тән 20 миллионга кадәр — 18%, 20дән 50 миллионга кадәр — 20%, 50 миллионнан артыграк — 22%.
Дәүләт балалар өчен салымнан тотып калуларны алу күләмен дә арттырачак. Гаиләләр үз салымнарын икенче бала өчен – 2800 сумга, өченче һәм аннан соңгы һәр бала өчен – 6 мең сумга, инвалид бала өчен 12 мең сумга кадәр киметә алачак. Моннан тыш, салымнан тотып калуны алучылар даирәсе киңәячәк: элек еллык керем лимиты 350 мең сум булса, хәзер ул 450 мең сумга кадәр күтәрелә.
ГТО нормаларын тапшырган һәм диспансеризация узган өчен 18 мең сум күләмендә тотып калынган салымны алырга мөмкин булачак. Бу сәламәт яшәү рәвешен стимуллаштырырга тиеш.
Кереме 60 миллион сумнан артып киткән салым алуның гадиләштерелгән системасындагы (УСН) оешмалар хәзер НДС түләргә тиеш. Алар өчен өч ставкадан сайлау каралган: 20% тотып калу хокукы белән, 5% тотып калу хокукыннан башка (керем 250 миллион сумнан артмаса) яки 7% тотып калу хокукыннан башка (керем 450 миллион сумнан артмаса). УСНны автоматлаштыруны кертү бөтен ил буенча административ йөкләнешне киметергә тиеш.
«Цифрлы сум счеты» кертелә, ул исәп-хисап һәм салым түләү өчен кулланылырга мөмкин. Салым органнары мондый счетлардан «недоимка»ларны түләтү хокукына ия була. Бу дәүләтнең акча агымнарын тулысынча контрольдә тотарга омтылуын ассызыклый.
Курорт җыемы урынына туристлык салымы барлыкка килә, аны муниципалитетлар билгеләячәк. Әйтик, Сочида ял атнасы туристка 700 сумга төшәргә мөмкин. Бу акча җирле инфраструктураны үстерүгә тотылачак.
Хезмәт законнары: МРОТ һәм пенсия
2025 елда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) 22 440 сумга кадәр арта. Һәр төбәктә үз минимумы билгеләнәчәк һәм ул, кагыйдә буларак, федераль дәрәҗәдән югарырак булырга мөмкин.
Ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен компенсацияләүнең төгәлләштерелгән тәртибе үз көченә керәчәк. РФ Хезмәт кодексының 153нче маддәсендәге төзәтмәләр нигезендә, хезмәткәрләр ел дәвамында аны өстәмә ял көне яки төп ялны арттыру буларак сайлый алачак.
2025 елдан пенсия яшен этаплап арттыру дәвам итәчәк: хатын-кызлар – 60, ирләр 65 яшьтә пенсиягә чыга алачак. Шулай ук, пенсиянең иминият өлешен һәм эшләүче пенсионерлар өчен билгеләнгән түләүләрне ел саен индексацияләү башланачак.
Цифрлаштыру һәм экология
Хезмәтне саклау өлкәсендә законнарның катгыйлануы эш урыннарында куркынычсызлыкны арттырачак. Читтән торып яки сыгылмалы график буенча эшләүгә яңа нормалар кертү заманча икътисад шартларында хезмәткә якын килүне үзгәртер. Цифрлаштыру өлкәсендә персональ мәгълүматларны куллануны һәм яклауны җайга сала торган яңа нормалар булдыру планлаштырыла, бу хәзер бик актуаль. Электрон хезмәтләр һәм лицензияләр алу процедураларын гадиләштерү гражданнарның дәүләт органнары белән үзара хезмәттәшлеген арттырачак.
Калдыкларны утильләштерү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча яңа стандартлар кертелә. Бу илдә экологик вәзгыятьне яхшыртуга һәм нормаларны үтәмәүче компанияләр өчен өстәмә салымнар барлыкка килүгә ярдәм итәчәк.
Үзгәрешләр кешеләрнең тормышына сизелерлек йогынты ясарга мөмкин. Мәсәлән, икътисад өлкәсендә IT-компанияләр өчен яңа салым ташламалары инвестицияләр җәлеп итәргә һәм цифрлаштыруны тизләтергә мөмкин. Социаль өлкәдә минималь хезмәт хакын һәм пенсияләрне арттыру халыкның тормыш сыйфатын яхшыртыр, бигрәк тә инфляция шартларында.
«Земство мәдәният хезмәткәре»
Урыннарда яңа кадрлар җәлеп итү һәм аларны саклап калу максатында «Земство мәдәният хезмәткәре» программасын гамәлгә кертү башланачак. Агач әйләнеше өлкәсендә яңа административ хокук бозулар кертелә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларның артуы да көтелә.
Легаль булмаган чит ил кешеләрен исәпкә алу реестры кертелә, РФ чикләреннән административ куып чыгару кагыйдәләре, шул исәптән, легаль булмаган кешеләрне махсус учреждениеләргә урнаштыру һәм аларда булу вакытын озайту кагыйдәләре дә үзгәрә.
Чыганак: https://yashel-uzan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев