САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

17 май – Бөтендөнья Артериаль гипертония белән көрәш көне

Югары кан басымы – ишемиягә туры юл

Артериаль гипертензия – кан басымының терекөмеш баганасыннан 140/90 мм дан артык күтәрелүе.

Кисәтергә мөмкин

Дәваламаганда, ул йөрәкнең ишемик авыруына, инсультка, бөерләрнең зарарлануына китерергә мөмкин. Аны кисәтү, теләсә-кайсы хроник авыру кебек үк, дәвалауга карый җиңелрәк. Бу хакта, беренче чиратта, кан басымы югары булган кешеләр уйланырга тиеш.

Аны ничек кисәтергә? Табиб Тахмурас Кәримовның чыгышы – шул хакта.

  • Кан басымын кисәтү беренчел һәм икенчел була. Беренчел, дигәндә, авыру барлыкка килүне кисәтү күздә тотыла. Кисәтүнең бу ысуллары гипертония барлыкка килү ихтималы булган таза гәүдәле кешеләр өчен кирәк. Ләкин башкалар да авыруны кисәтү чараларын үтәргә тиешләр. Чөнки аның белән нәселдәнлек һәм куркынычлылык ихтималы булмаган кешеләр дә авырырга мөмкин.

Беренчел кисәтү чараларына түбәндәгеләр керә:

  • үзәк нерв системасы функцияләрен нормальләштерү (стрессларны булдырмау):
  • режимны саклау;
  • саф һавада күнегүләр ясау һәм дәвалау физкультурасы (саф һавада, велосипедта йөрү, зур көч куймыйча бакчада эшләү);
  • өйдә көн саен нинди дә булса эш башкару;
  • йокыны нормальләштерү (8 сәгать);
  • гәүдә авырлыгын киметү;
  • тәмәкедән баш тарту;
  • тозны артык кулланмау (көнгә 6 граммнан арттырмаска);
  • составында калий, кальций, магний булган ризыклар ашау (майлы булмаган эремчек, петрушка, фасоль, кара җимеш, чөгендер, пешкән бәрәңге, күрәгә, сөяксез йөзем);
  • спиртлы эчемлекләр куллануны чикләү.

Кан басымын булдырмауда рациональ туклану да зур әһәмияткә ия. Азык белән кергән килокалорийларны исәпләргә өйрәнегез. Майларны тәүлегенә 50-60 граммнан арттырмагыз, аның өчтән ике өлеше үсемлек – көнбагыш һәм кукуруз майлары булырга тиеш. Составында терлек майлары булган азык-төлекне дә чикләгез, әйтик, сөт, атланмай, сөт өстен. Рационда аксым җитәрлек күләмдә булсын. Моның өчен майлы булмаган балык, кош ите, эремчек, кефир һәм башкаларны ашарга кирәк. җиңел үзләштерелә торган углеводларны да чикләү киңәш ителә. Боларга шикәр, бал, камыр ризыклары, шоколад, манный һәм дөге ярмалары керә.

Икенчел кисәтү чаралары кан басымы диагнозы куелган кешеләр өчен кирәк. Аның максаты – катлаулануларны булдырмау. Ул ике компоненттан тора: медикаментоз булмаган дәвалау һәм дару белән дәвалау. Медикаментоз булмаган дәвалау беренчел дәвалау чаралары белән охшаш, ләкин аның таләпләре катырак. Кеше нәселдәнлек һәм әйләнә-тирә мохитне үзгәртә алмаса да, яшәү һәм туклану рәвешен контрольдә тота ала. Дару белән дәвалау вакытында авыру кан басымын төшерүче препаратлар эчәргә тиеш була.

Авыруны кисәтү өчен, кан басымын иртә һәм кичен үлчәп торырга, табиб киңәшләрен үтәргә кирәк.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев