САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Спорт залы шундый була

Универсиада алды еллары республика тарихына күләмле төзелешләре белән кереп калачак. Безнең район елъязмасында да булачак андыйлар. Аграр көллиятнең спорт залы - шуларның берсе. Проект буенча бәясе 25 миллион 50 мең сум торган бу төзелеш республика бюджетыннан финанслана. Эшләр узган елның ноябрь башында башланган иде. Бүгенге көнгә аларның 80 проценты башкарылган....

Универсиада алды еллары республика тарихына күләмле төзелешләре белән кереп калачак. Безнең район елъязмасында да булачак андыйлар. Аграр көллиятнең спорт залы - шуларның берсе.
Проект буенча бәясе 25 миллион 50 мең сум торган бу төзелеш республика бюджетыннан финанслана. Эшләр узган елның ноябрь башында башланган иде. Бүгенге көнгә аларның 80 проценты башкарылган. Заманча технологияләр сыйфатлы да, зәвыклы да итеп төзү мөмкинлеге бирә бит. Спорт залының стенасы сендвич-панельләрдән күтәрелгән. Ә проектыннан гына түгел, төзелеш барышыннан да стенаның күп өлешен зур-зур тәрәзәләр алып торачагы күренә. Спорт залы шундый якты булырга тиеш ич инде ул.
Көллият моңа кадәр балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залыннан файдаланды. Тик анда әледән-әле ярышлар уздырылып тора, һәм мондый чакларда укучылар урамда калалар иде. Ярый ла, әйбәт һава шартларында Ял паркында шөгыльләнергә була. Быел көзгә дәресләр үзләренең спорт залында үтә башлар, аны уку елы башына төзеп бетерү планлаштырыла. Спорт залының мәйданы 540 квадрат метр тәшкил итәчәк икән. Ул күп функцияле булачак: 300 тамашачыга исәплән-гән күчмә трибуна да урнаштырылачак. Тренерлар өчен бүлмәләр, кызлар һәм егетләр өчен киенү-чишенү, юыну бүлмәләре, бәдрәфләр булган янкорма белән төзелешнең гомуми мәйданы 850 квадрат метрдан артып китә.
- Безнең үтенечкә игътибары өчен район башлыгы Нәфис Закировка рәхмәт. Аның белән бергә, районга килгәч, Премьер-министр Илдар Халиковка да спортзал кирәклеге турында мөрәҗәгать иттек, - ди көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов. - Республикада шундый колачлы төзелешләр чорында да безгә мөмкинлек табуларына аеруча шатбыз. Спортта уңышларыбыз белән бүген дә мактана алабыз. Әйтик, былтыр республиканың һөнәри техник белем бирү учреждениеләре спратакиадасында 2 нче урынны алдык. Хатын-кызларның волейбол командасы мәгариф системасы хезмәткәрләренең быелгы бәйгесендә беренчелекне яулады. Барлык җиңүләрне санап тормастан, шуны гына әйтәм, һөнәри белем бирү юнәлешендә эшләүче физкультура укытучыларының XIII спартакиадасы 6 нчы июньдә бездә узачак. Бу көнне райондашларны Сарманның Ял паркына чакырабыз, килегез, матур спорт бәйрәме күреп китәрсез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X