Сарманда коелар төзекләндерелде
Бүген халык артезиан коесы суыннан файдалана, ул авылларда да барыбызның да диярлек өенә үк кергән. Әмма суы тәмле дә, шифалы да дип, чишмәгә йөрүчеләр дә, сирәк булса да сакланып калган сиртмәле, чылбырлы коелардан файдаланучылар да бар. Хәзер кайда гына бар ул андый коелар, дияргә ашыкмагыз. Бүген су торбалардан килә, дип,...
Бүген халык артезиан коесы суыннан файдалана, ул авылларда да барыбызның да диярлек өенә үк кергән. Әмма суы тәмле дә, шифалы да дип, чишмәгә йөрүчеләр дә, сирәк булса да сакланып калган сиртмәле, чылбырлы коелардан файдаланучылар да бар.
Хәзер кайда гына бар ул андый коелар, дияргә ашыкмагыз. Бүген су торбалардан килә, дип, авылда берәү дә коесын бетерергә ашыкмый. Кемдер аны су беткән очракка дип сакласа, кемдер ата-баба истәлеге итеп тота. Безнең дә авылда ишегалдында чылбырлы кое бар. Аның белән фаҗигале хәл бәйле булса да, ничәмә-ничә еллар саклана. Фаҗигале хәл диюем: әбиемнең өч яшьлек улы, чүмеч белән су алам дип, коега үрелә… Бер ваемсыз бәндә, атын эчерергә су алгач, аның өстен япмый чыгып киткән була… Без аның суын, каты дип, эчмәдек, хәтта яшелчәләргә дә инештән ташып сибә идек. Кое суын мал-туарга, юынырга тоттык. Ә чәйгә-ашка суга чишмәгә йөрдек.
Авылда коелар берничә генә иде, ялгышмасам, өч кешедә һәм фермада. Язгы ташу вакытында чишмәләр су астында кала, кешеләр суга күпләп безгә киләләр иде. Ничә еллар күпме кешегә хезмәт иткән ул кое әле дә исән. Суының салкынлыгы - тешне сындырылык. Катылыгын чагыштырсаң да, хәзер без краннан эчә торганныкыннан артык түгелдер.
Шундый салкын , шифалы сулы коелар район үзәгендә дә бар. Быел аларны яңарту, төзекләндерүгә дә алындылар. Куйбышев, Муса Җәлил, Гагарин урамнарындагы өч кое төзекләндерелгән иде. Ул тирәләрдән үтеп йөрүчеләр искәрми калмагандыр, моңа кадәр игътибар да ителмәгән ул коелар, матур булып, әллә каян күзгә ташланалар.
- Эшләр үзара салым акчаларына башкарыла. Төзекләндерергә дип исәпкә алынган егерме алты кое бар, - ди Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәсәнов. - Аларның өсте төрле-төрле итеп ясала: кайсы агачтан бурала, кайсы тимердән чүкелә, таштан салына. Аларны әтиле-уллы Фәрит һәм Эльвир Зәкиевләр ясый, дизайнын да үзләре уйлап табалар. Билгеле, ул эшләр безнең белән килешенә. Моны халык та сорады, үзебез дә кирәклеген күрдек. Бу коеларның Куйбышев урамындагысыннан халык моңарчы да файдаланды, ә калган икесенең суы, кулланылмаганлыктан, инде эчәргә яраксызга әйләнә башлаган иде. Без аларның суларын да чистартабыз. Куйбышев урамындагысыныкын үзем дә эчеп карадым: суы салкын, тәмле.
Бик хуп. Районда - Төзекләндерү, республикада Су саклау зоналары еллары кысаларында мондый эшкә алыну - матур гамәл. Теләсә кайда казып, кое булмый әле ул. Аны бабаларыбыз да урынын белеп кенә казыганнар. Юкка гына риваятьләрдә кое, чишмә сулары чыккан урын изгеләрдән саналмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев