Районда республика һәм федераль программаларын тормышка ашыру дәвам итәчәк
2017 елда республика һәм федераль программаларны тормышка ашыру максатларында, безнең районда нинди эшләр башкару планлаштырыла соң? Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен, район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Айрат Гайфутдинов белән элемтәгә кердек. Ул биргән мәгълүматларга караганда, һәр тармакта башкарыласы эшләрнең исемлеге билгеле, һәм аны сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле...
2017 елда республика һәм федераль программаларны тормышка ашыру максатларында, безнең районда нинди эшләр башкару планлаштырыла соң? Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен, район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Айрат Гайфутдинов белән элемтәгә кердек. Ул биргән мәгълүматларга караганда, һәр тармакта башкарыласы эшләрнең исемлеге билгеле, һәм аны сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле райондашлар.
Объектлар төзелеше
- Сарман үзәгендә табиблык амбулаториясе,
- Дүсем авылында фельдшер-акушерлык пункты,
- Шәрләрәмә авылында универсаль спорт мәйданчыгы төзү.
Юл төзелеше
- Сарман үзәген әйләнеп узу автоюлын салу,
- Сарман авылы, Ленин урамына асфальт җәю,
- Сарман авылы, Терешкова урамы,
- Сарман авылы, Карл Маркс урамы,
- Сарман авылы, Төзүчеләр урамы, 4 йорт ишегалды мәйданчыгы,
- Сарман авылы, Исхакый урамы, 1, 3 йортлар ишегалды мәйданчыгы,
- Сарман авылы, Тынычлык (Мира) урамында табиблык амбулаториясенә керү юлы,
- Сарман авылы, аэропортка керү юлы,
- Җәлил бистәсе, Муса Җәлил урамы тротуары,
- Җәлил бистәсе, Лесная урамына керү юлы,
- Җәлил бистәсе, Әхмәдиев урамы,
- Җәлил бистәсе, Ленин урамы йортлары ишегалды мәйданчыгын ремонтлау планлаштырыла.
- Сарман авылы, Рафиков урамыннан Болгар урамына,
- Сарман авылы, Гагарин урамыннан Җәлил урамына,
- Сарман авылы, Сабантуй мәйданы тукталышына үтү территорияләрендә вак таш җәю каралган.
- Сарман авылы, Ленин урамы, 16, 59,61, 65 йортлары ишегаллары мәйданчыгы,
- Сарман авылы, Рафиков урамы,
- Петровка-Завод авылы, Декабристлар урамы (8 йорт),
- Мостафин авылы, Октябрь урамы,
- Мостафин авылы, Овражная урамы,
- Яңа Әхмәт авылы, Муса Җәлил урамы,
- Түбән Чыршылы, Горький урамы,
- Янурыс авылы, 8 март урамына да вак таш җәю планга кертелгән.
Капиталь ремонт
- Иске Минзәләбаш мәдәният йорты,
- Сарман үзәгенең "Лилия" балалар бакчасы,
- Әлмәт гомумбелем бирү мәктәбе,
- Иске Кәшер авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы,
- Район авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасы хуҗалыгын,
- "Җәлил инвалидлар һәм картлар интернат-йорты" бинасын төзекләндерү күздә тотыла.
Күпкатлы йортлар ремонты
- Җәлил бистәсе, Нефтяниклар урамы, 1 йорт
- Җәлил бистәсе, Нефтяниклар урамы, 7 йорт
- Җәлил бистәсе, Нефтяниклар урамы, 21 йорт
- Җәлил бистәсе, Җәлил урамы, 16 йорт
- Җәлил бистәсе, Җәлил урамы, 9 йорт
- Җәлил бистәсе, Җиңүгә 30 ел урамы, 19 йорт
- Җәлил бистәсе, Лесная урамы, 27 йорт
- Сарман авылы, Ленин урамы, 62 йорт
- Сарман авылы, Ленин урамы, 16 йорт
- Сарман авылы, Ленин урамы, 65 йорт
- Сарман авылы, Төзүчеләр урамы, 4 йорт
- Петровка-Завод авылы, Ленин урамы, 1 йорт
- Петровка-Завод авылы, Ленин урамы, 2 йорт
- Петровка-Завод авылы, Ленин урамы, 3 йорт
- Петровка-Завод авылы, Ленин урамы, 4 йорты ремонтланачак. Аларга өлешчә җирле бюджеттан да акчалар каралган.
Авыл хуҗалыгында
- "Җәлил" агрофирмасы, Ләшәү Тамак авылы
- "Җәлил" агрофирмасы, Иске Минзәләбаш авылы
- "Сарман" агрофирмасы, Әлмәт авылы
- "Сарман" агрофирмасы, Кәүҗияк авылы
- "Нөркәй" агрофирмасы, Юлтимер авылы (торак №2)
- "Нөркәй" агрофирмасы, Шыгай авылы (торак №2)
- "Туган як-Родные края" җәмгыяте, Саклаубаш авылында (торак №3) терлек тораклары ремонты;
- "Җәлил" агрофирмасының Ләшәү Тамак,
- Иске Минзәләбаш фермаларында силос-сенаж базы төзү планлаштырыла.
Иҗтимагый киңлекләр үсеше
- Сарман авылында Татар Илеге елгасы буен төзекләндерү (икенче этап)
ТР Су хуҗалыгы комплексы үсеше
- Сарман авылында Минзәлә елгасы үзәнен чистарту, яр буйларын төзекләндерү буенча республика программалары гамәлгә кертеләчәк.
Яктылык системасын торгызу
- Әлмәт авылы
- Илексаз авылы
- Мортышбаш авылы
- Түбән Бикмәт авылы
- Кәүҗияк авылы
- Мортыштамак авылы
- Мостафин авылы
- Күктау авылы
- Иске Минзәләбаш авылы
- Янурыс авылы
- Юлтимер авылы
- Алга авылы
- Сарман авылы
- Җәлил бистәсендә планга кертелгән.
Газлаштыру
- Җәлил бистәсендә күпбалалы гаиләләргә бирелгән участокларда,
- Сарман авылының Мира, Новая, Болгар, Айтуган, Җиңү, Сөембикә, Рафиков, Р.Камалетдинов урамнарында,
- Мортыштамак авылының Молодежная урамында планлаштырыла.
"Чиста су" программасы буенча
- Җәлил бистәсе урамнарында су белән тәэмин ителеш челтәрен реконструкцияләү,
- Сарман авылында Гафиятуллин, Яруллин, Советская урамнары су челтәрен реконструкцияләү булачак.
Канализация челтәре ремонты
- Сарман авылы, Ленин урамы
Җылылык бирү казаннарын алмаштыру
- Әлмәт авыл җирлеге мәдәният йорты,
- Иске Имән балалар бакчасы.
Болар - ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә планга салынган эшләр. Бүгенге көндә аларның күбесе буенча документлар рәсмиләштерү, подрядчы оешмалар белән килешүләр төзү башланды. Иске Минзәләбаш мәдәният йортында, "Лилия" балалар бакчасында, Әлмәт гомумбелем бирү мәктәбендә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасы хуҗалыгында капиталь төзекләндерү эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев