Синнән әле яшьлек үтмәгән
Гомер үткән саен, якты, изге, моңсу һәм сагышлы хатирәләрне барлыйсың, әйтелми калган сүзләр, кылган яки кылынмый калган гамәлләр, мөмкин булып та, башкарылмаган эшләрне уйлый-уйлый, хәтердә үткәннәргә кайтып киләсең.
Гомернең бит аның шундый мизгелләре була: вакыт агышы кинәт туктап калгандай тоела да, яшьлеккә кайткандай буласың. Әле яңа гына сине борчыган вакыйгалар...