Сайлаулар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Районда "Бердәм Россия" партиясенең халыкны мобиль кабул итү төркеме эшли
Бүген районда "Бердәм Россия" сәяси партиясенең халыкны мобиль кабул итү төркеме эшли. Ул 10.00 сәгатьтә Сарманның Ял паркында эшли башлады. 13.00 сәгатьтә мобиль төркем Петровка Завод авылы халкын кабул итәчәк.
-
Иртәгә районга "Бердәм Россия"нең халыкны мобиль кабул итү төркеме киләчәк
Иртәгә Сарман һәм Петровка Завод авылларына "Бердәм Россия" сәяси партиясенең халыкны мобиль кабул итү төркеме киләчәк. Халыкны мобиль кабул иту пункты 10.00 сәгатьтә район үзәгенең Ял паркында эшләячәк. 13.00 сәгатьтә Петровка Заводта авыл халкын кабул итәчәк.
-
Ринат Хәйров һәм Ольга Павлова Сарманда хезмәт коллективлары белән очраштылар
РФ Федераль җыенының VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Татарстан Республикасының V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова бүген Сарманда хезмәт коллективлары белән очраштылар. Алар иң элек "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булдылар. Коллектив белән очрашып сөйләшкәч, үзәк белән таныштылар, анда ял итүче, дәваланучылар белән аралаштылар. Биредә тудырылган...
-
Сарманда "Бердәм Россия" сәяси партиясенең халыкны мобиль кабул итү төркеме эшли
Бүген Сарман үзәгендә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең халыкны мобиль кабул итү төркеме эшли. Әлеге проект сайлау алды агитациясе кысаларында үтә. Кинотеатр янындагы мәйданда партия активы җирле халыкның гозерләрен тыңлады, язып алды. Хәзерге сәгатьләргә барлыгы 6 мөрәҗәгать керде. 2 үтенеч кәгазендә иминият комиссияләренә кагылышлы сорау язылган. Мөрәҗәгать итүчеләр иминият полислары булмауга...
-
Сарманда территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту үтте
Бүген Сарманда территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту узды. Семинар эшендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әкъзам Гобайдуллин һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнаштылар. Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Җәлилдә халыкны мобиль кабул итү булды
Республиканың барлык районнарында да "Бердәм Россия" сәяси партиясенең халыкны мобиль кабул итүләр эшли башлады. Әлеге проект партиянең сайлау алды агитациясе кысаларында уздырыла. Махсус график нигезендә партия активы республиканың төрле шәһәрләренә, авылларына чыгалар, халык белән очрашып, аларның гозерләрен тыңлыйлар, язып алалар. Узган шимбәдә андый кабул итүләр безнең районның Җәлил бистәсендә дә...
-
Фәрит Мөхәммәтшин Cарманда район активы белән очрашты
Бүген район мәдәният йортында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе политсоветы секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район активы белән очрашты. Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, РФ Федераль Җыенының алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка бер мандатлы 30нчы Әлмәт сайлау округыннан «Бердәм...