Бу мөһим рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буген 200 һәм 2000 сумлык яңа банкноталар чыгачак
Буген кулланышка яңа 200 һәм 2000 банкноталар чыгачак. Аларның символлары бөтен Рәсәй күләмендә тавыш бирү юлы белән сайланган иде.Исегезгә төшерәбез, 200 сумлык бонкнотада - Севастополь символлары, ә 2000 сумлыкта- Амур өлкәсенеке. Фотолар Россия Федерациясенең үзәк банкының официаль сайтыннан алынды.https://www.cbr.ru/Press/event/?id=1400
-
Сарманлылар " Урман атнасы" акциясендә катнаша ала
Татарстанда узган шимбәдән "Урман атнасы" дип исемләнгән табигатьне саклау акциясе башланып китте. Аңа республиканың 20 меңгә якын кешесе кушылды. Алар агачлар утырттылар, урман фондын каты көнкүреш калдыкларыннан, корыган, ауган агачлардан чистарту эшләре башкардылар. Исегезгә төшерәбез, әлеге акция республикада, Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән, 2010 елдан бирле үткәрелә. Агачлар утырту...
-
Сарманда яңа урамнар
Сарман муниципаль районы уставына һәм Сарман авыл җирлегенең топонимика буенча комиссиясе бәяләмәсенә нигезләнеп, Сарман авыл җирлеге советы Сарман авылындагы яңа микрорайонның яңа хасил булган урамнарына табиб Р.Фатихов урамы, Ә.Габидуллин урамы, Р. Камалетдинов һәм А.Гыйләҗев урамы дигән исемнәр бирү турында карар чыгарды.
-
Полиция эшчәнлеге турында үз фикереңе белдер!
Җәмәгатьчелек фикере, полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеген бәяләгәндә, мөһим фактор булып тора. Гадел бәя ишетү өчен, иң элек халык ышанычын, ә инде аннан хөрмәтен дә яуларга кирәк. Республика эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында ( 16.мвд.рф) эчке эшләр бүлекләренең эшчәнлеге турында сораштыру урнаштырылган. Анда сез дә үз фикерегезне белдерә аласыз, хөрмәтле райондашлар!
-
«Сарман»га языл да бушка концертка бар!
1. 5 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр почта бүлекчәләрендә газета-журналларга 2018 елның беренче яртысына яздыруда абунә ункөнлеге үтә. Бу вакыт аралыгында «Сарман» һәм «Новый Сарман» газетасына ташламалы бәядән язылырга мөмкин. 2. Район газетасына 15 октябрьгә кадәр язылып, Илсөя Бәдертдинованың район мәдәният йортында 6 ноябрьдә булачак концертына билет отарга була. Без концертка...
-
Сарманлыларны нинди һава торышы көтә
https://yandex.ru/pogoda/sarmanovo?from=serp_title
-
Дуслар, сезгә бик мөһим белдерү!
Хөрмәтле, төркемдәшләр! Күбегез безнең редакцияга котлау, яки дә булмаса белдерү бирергә килә. Безнең сезгә шуның белән бәйле бер отышлы тәкъдимебез бар: тагын шул газетадагы котлаулар белән беррәттән, бик әз генә акча өстәп, сайтка да бирә аласыз игълан-котлауларыгызны. Язылучыларыбыз бик күп, димәк бик күп кеше сезнең мәгълуматтан хәбәрдәр булачак!!! Шулай ук...
-
Һөнәр сайлау-бик җаваплы әш
Һөнәр сайлау - кеше тормышындагы иң җаваплы адымнарның берсе. Һөнәрне дөрес сайлаганда гына тормышта үз урыныңны табарга мөмкин. Бу эшнең авырлыгын мәктәп укучылары югары сыйныфларга җиткәндә аңлый башлый. БДИ тапшыру өчен өстәмә имтиханнар сайлаганда укучы алдында беренче тапкыр: "Кайсы уку йортына барырга? Нинди һөнәр алырга?" - дигән җитди сораулар туа....
-
Йолдызлар бүгенгә ниләр фаразлый?
http://astrohelper.ru/goroskopy/na-segodnya/
-
" Ак калфак" лылар " Кырык чишмә" дә тамаша карадылар.Фоторепортаж
-
Глава района Ф.М. Хуснуллин провел встречу с руководителями православных религиозных организаций района
26 сентября 2017 года была проведена встреча Главы муниципального района Ф.М. Хуснуллина с руководителями православных религиозных организаций района: отцом Хрисанфом - настоятелем храма Архангела Михаила (п.г.т.Джалиль) и отцом Александром - настоятелем храма святых Апостолов Петра и Павла (с.Ляки). На встрече также приняли участие члены приходских советов храмов, главы муниципальных образований...
-
Күп акча эшлим дисәң...
Россия хезмәт министрлыгы илдә иң югары хезмәт хакы түләнүче ун һөнәрне атаган. Алар 2017 елның беренче яртыеллыгы вакансияләре турындагы мәгълүматлар буенча тупланган. Ачыкланганча, иң "кыйммәтле" һөнәр ияләре булып, океанда йөзүче капитан һәм һава судносы командиры (айлык хезмәт хакы - 500 мең һәм 320 мең сум) танылган, дип хәбәр итә "Известия"....
-
Сарманда үткән " Сөлге туе"ның дәвамы
-
Сарманда “Сөлге туе” үткәрелде
Бүген, 25 сентябрь көнне, районда республиканың "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә "Сөлге туе" дип исемләнгән зур чара үткәрелде. Анда Россиянең 7 төбәгеннән һәм республиканың 27 районыннан йөздән артык кеше катнашты. Катнашучылар "Шәфкать" үзәгендә, үзәк мәчеттә, "Лилия" балалар бакчасында булдылар, Татар Илеге ял паркында һәм Иске Кәшер авыл җирлегендәге...
-
Сарманнын Ленин урамына керу юлы ябык!
Хөрмәтле сарманлылыр! Ленин урамында юл эшләре бару сәбәпле, анда керү тыелган. Шуңа күрә маршрутыгызны алдан җайлап планлаштыруыгыз сорала.