Сарманлылар СПИДка бушлай тест бирә алалар
Һәркем тест бирә ала Татарстанда үткәрелүче махсус акция нигезендә, 22 ноябрьдән башлап ике атна дәвамында һәр теләгән кеше ВИЧка бушлай экспресс-тест үтә ала. Моның өчен безгә иң якын урын - Әлмәт районында Яңа Мактама поселогында урнашкан үзәк. Биредә шулай ук түләүсез психолог, йогышлы авырулар табибы киңәшләрен дә алырга була. Ә...
Һәркем тест бирә ала
Татарстанда үткәрелүче махсус акция нигезендә, 22 ноябрьдән башлап ике атна дәвамында һәр теләгән кеше ВИЧка бушлай экспресс-тест үтә ала.
Моның өчен безгә иң якын урын - Әлмәт районында Яңа Мактама поселогында урнашкан үзәк. Биредә шулай ук түләүсез психолог, йогышлы авырулар табибы киңәшләрен дә алырга була.
Ә 27 ноябрьдә Казанда махсус телефон эшли башлаячак. Алар буенча экспертларга СПИДка кагылышлы теләсә-нинди сорауны бирергә мөмкин. "Кайнар линия" телефоны түбәндәгечә: 8 (843) 238-53-68 (9.00-18.00 сәгатьләрдә). Ял көннәрендә 8 (843) 238-98-54 телефоны буенча 9.00-17.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә була.
материалны:Зөлфия Шәрипова әзерләде
фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев