23 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Куллану вакыты чыккан даруларны җыю пунктлары ачыла
Сенатор Сергей Калашников Сәламәтлек саклау министрлыгына шул хакта тәкъдим юллаган, дип яза «Известия». - Бүген россиялеләр куллану вакыты чыккан препаратларны чүпкә ташлый, бу экологиягә начар йогынты ясарга мөмкин. Барлык медицина учреждениеләре һәм халык алдында нәкъ шундый проблема тора, - ди сенатор Сергей Калашников. фото һәм язма материал :https://vk.com/atannary алынды.
-
Сарман аграр көллиятенең КВН командасы – янә сәхнәдә + видео
Легендар "Понабрали" командасының уңышлары хакында райондашлар хәбәрдар. Республикакүләм җиңүләр яулаган "Шаяннар һәм тапкырлар" командасының үзенең йөзе, үз стиле бар иде. Аларның чыгышларын райондашлар да бик яратып кабул иттеләр. Командада уйнаган егетләр, һөнәр үзләштереп, укуларын тәмамлап киттеләр. Бүгенге көндә аларга алмашка көллияттә яңа команда формалашты. Өметле егетләр, булдыралар, диләр алар хакында...
-
Хәерле иртәләр, сарманлылар! Ничек йоклап тордыгыз? Сезнең белән бүген тагын аралашуыма мин бик шат! Рәхим итегез төркемгә!
фото https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.