Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

«Зацепинг» район балалары өчен дә куркынычмы?

Саннардан күренгәнчә, илдә әлеге хәрәкәт корбаннары елдан-ел арта.

Көтеп алынган җәй килде. Ләкин ул шатлыклы, җылы көннәр генә түгел, ә яралану, бәрелү, киселү һәм башка җәрәхәтләр дә алып килә. Мәсәлән, илебезнең медицина учреждениеләрендә балаларның ел саен 3 миллионнан артык имгәнү очраклары теркәлә. Бу – 0-17 яшьтәге һәр тугызынчы бала дигән сүз. Балалар үлемендә дә I урынны имгәнүләр һәм агуланулар алып тора. Имгәнүгә китерүче сәбәпләрнең иң куркынычы – зацепинг, ягъни цеппинг. Аның белән бәйле бәхүетсезлек очраклары күп очракта транспорт белән бәйле. Гомумән, имгәнүләр күпчелек юл-транспорт вакыйгалары нигезендә килеп чыга. Алар бигрәк тә мототранспортта йөрүче балалар арасында күп була.

Җәй көне балаларның иминлеген, аларны төрле бәхетсезлек очракларыннан ничек сакларга? Район балалар табибы Люция Алиуллинаның язмасы – шушы хакта.

– Имгәнүләр, бәхетсезлек очракларының сәбәпләре күп төрле. Балалар хастаханә койкаларына эләкмәсен өчен, аларга түбәндәге кагыйдәләр турында аңлату кирәк.

Юлларда үз-үзеңне ничек тотарга соң?

Иң элек балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтегез. Автомобильдә барганда, махсус тоткыч җайланмалар кулланыгыз яки иминлек каешларын эләктерегез. Юл аша махсус билгеләнгән урыннарда гына чыгарга кирәк. Машина юлы аша, хәтта светофорның яшел утында да, игътибарлы булыгыз. Машиналарның җәяүлене үткәрергә әзер икәнлегенә ышангач кына, юл аша чыгыгыз. Чыкканда, телефоннан сөйләшергә  яки наушникларда музыка тыңлап барырга ярамый. Транспортка тулысынча туктап беткәч кенә керергә яки чыгарга мөмкин. Ул хәрәкәт иткән вакытта сикереп керү – куркыныч! Велосипедта, роликларда яки электросамокатта йөргәндә, саклагыч шлемнар, терсәкләр һәм тезләргә дә саклагыч җайланмалар киегез. Балага текә таучыклардан төшү куркыныч икәнлеген аңлатыгыз. Машиналарның ишегалларыннан, аркалардан, автотукталышлардан чыгу урыннарында туктамагыз, машина юлына чыкмагыз. Электросамокат кулланганда, тизлек режимын саклагыз, кешеләр иң аз тупланган, тигез өслекле урыннарда гына йөрергә тырышыгыз. Бер электросамокатта икәүләп йөрмәгез, җәяүлеләр кичүе аша чыкканда, транспорттан төшегез һәм аны кул белән алып чыгыгыз. Караңгы вакытта яктылык кайтаргычлардан файдаланыгыз. Транспорт түбәләрендә, трамвай, электропоезд басмаларында йөрмәгез. Цеппинг, ягъни транспорт чарасының тышкы элементларына ябышып йөрү – үлемгә китерә торган куркыныч мавыгу! Кеше егылырга, рельслар астына яки токка эләгергә мөмкин. Кызганычка каршы, бу хәрәкәт яшүсмерләр арасында һаман тарала бара һәм аның корбаннары да елдан-ел арта. Шуңа күрә ата-аналарның балаларга карата игътибарлы булулары сорала.

Кеше мототранспортта (квадроцикллар, скутерлар, мотоцикллар, питбайклар) йөргәндә дә җитди травмалар алырга мөмкин. Алар еш кына инвалидлыкка яки үлемгә сәбәпче булалар. Шуны да истә тотарга кирәк: гомуми кулланудагы юлларда теләсә нинди мототранспортта йөрү, 50 куб. см га кадәрле скутерларны да кертеп, 16 яшьтән генә һәм үсмернең тиешле категориядәге таныклыгы булганда гына рөхсәт ителә. 14 яшькә кадәрле балаларга юлларда квадроциклларда да йөрү тыела. Бер кешегә исәпләнгән транспортка икешәр-өчәр кеше утыру, машина юлына чыгу, тәүлекнең караңгы вакытында яки яңгырда йөрү, тизлеген арттыру өчен, техниканы үзгәртеп ясау ярамый. 12 яшькә кадәрле балага эчке яну двигателе булган мототранспорт белән идарә итүне шәхси территориядә дә ышанып тапшыру тыела. Квадроцикллар аеруча мәкерле — аз авырлыкта алар янга бик җиңел авып төшәләр. Иң яхшы профилактика — мототранспортны велосипедка яки сәгатенә 15 км йөри торган электросамокатка алыштыру.

Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Махсус җиһазланган урыннарда зурлар янында гына коенырга мөмкин. Күпер, таулы урыннардан суга сикерергә ярамый. Махсус билгеләнгән урыннардан ерак китмәгез, билгесез урыннарда суга чуммагыз. Сулык төбендәге ташлар, агач ботаклары еш кына имгәнүләргә сәбәпче булалар. Сулыкка егылу ихтималы булган урыннарда уйнау, бала яхшы йөзсә дә, эчкә үк керү куркыныч. Бер-береңне суга чумдырып уйнаудан да ерак булырга кирәк. Кабартыла торган йөзү җайланмалары белән эчкә кермәгез, агым агызып китәргә мөмкин. Аякны көзән җыера икән, аркага әйләнеп, мускулларны уыгыз. Артык туңганчы су кермәгез. Кояш пешермәсен өчен, кояшка каршы күзлек һәм башыгызга киегез.

Өйдә үз-үзеңне ничек тотарга?

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә игътибарлы булыгыз. Челтәргә тоташтырылган электр җиһазларын юеш кул белән тотмагыз, розеткага кулыгызны тыкмагыз, төзек приборлардан гына файдаланыгыз. Ашар алдыннан кулыгызны, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне юыгыз.Таныш булмаган кешеләр белән аралашмагыз, үзләрен полиция хезмәткәре, слесарь яки әти-әниегезнең дуслары дип таныштырсалар да, аларга ишек ачмагыз, алар белән бергә лифткә кермәгез, машиналарына утырмагыз. Тәрәзә төбенә менмәгез, тәрәзәдән һәм балконнан гәүдә белән урам якка асылынмагыз, москит сеткага таянмагыз. Янгын булган очракта, аны үзегез сүндерә алмасагыз, урамга чыгыгыз, 101 яки 112 телефоннары буенча ашыгыч хезмәтләргә шалтыратыгыз.

Урамда һәм урманда нишләргә ярамый?

Урам этләренә, песиләренә, бөҗәкләр һәм башка хайваннарга кагылмагыз, аларны котыртмагыз. Эт агрессив икән, йөгермәгез, акрын гына артка чигегез. Урманда үзегез белмәгән гөмбәләрне җыймагыз, таныш булмаган җиләк-җимешләрне ашамагыз – алар агулы булырга мөмкиннәр. Башыгызга киеп йөрегез, кояш һәм эссе сукмасын өчен, 20-30 минут саен су эчегез.12.00-16.00 сәгатьләрдә кояш астында йөрмәү яхшы. Эссе көнне ачык төстәге натураль тукымадан тегелгән һәм кысып тормаган киемнән йөрегез. Бөҗәкләрдән саклану өчен, саклагыч чараларны кулланыгыз. Җирдә яткан яки асылынып торган электр үткәргечләргә кагылмагыз, алар астында уйнамагыз, югары вольтлы линияле баганаларга менмәгез, электр щитларын ачмагыз. Зурлардан башка учак якмагыз. Кичке уннан соң үзегез генә урамда йөрмәгез. Урман һәм паркларда сукмактан читкә китмәү, һәрвакыт зурларның күз уңында булу  яхшы. Андый урынннарда талпаннар күп була, ә аларның тешләве бик куркыныч. Шуңа күрә муенны, тәнне тулысынча каплый торган киемнәр сайлагыз. Башыгызга башлык яки капюшон киегез. Өегезгә кайткач, тәнегезне тикшерегез. Талпан кадалган икән, табибка мөрәҗәгать итегез. Ташландык биналарга, түбәләргә, чардакларга кермәгез. Кая да булса барсагыз адашасыз икән, шунда гына басып торыгыз яки касса, сакчылык пунктына яки полиция хезмәткәре янына барыгыз. Чит кешеләргә, ярдәм тәкъдим итсәләр дә, ияреп китмәгез. Формалы кешеләргә яки балалы хатын-кызларга гына мөрәҗәгать итегез.

Балалар мәйданчыгында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Балалар мәйданчыгындагы корылмалар металлдан яки башка ныклы материалдан ясала. Шуңа күрә, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмисез икән, җитди имгәнүләр алырга мөмкин. Мәсәлән, атынгычларга ян яктан якын барыгыз, тулысынча туктагач кына утырыгыз яки торып китегез, атынганда, ныклап тотыныгыз. Ватык атынгычларда атынмагыз, ватык таучыклардан шумагыз. Баскан килеш атынмагыз, шумагыз, теләсә ничек сикермәгез, башка балалар атына икән, якын бармагыз, буш атынгычны атындырмагыз. Атынгычтан егылып төшәсез икән, сак булыгыз, шунда ук торып басмагыз, чөнки атынып торучы атынгыч сезне бәреп егарга мөмкин. Таудан шуганда, алдагы баланың аягына басуын һәм читкә китүен көтеп торыгыз.

Фотога төшүнең дә үз кагыйдәләре бар

Фотога төшерүче кешенең игътибары читкә юнәлүчән була, шуңа күрә фотога төшерер алдыннан куркынычсыз урында икәнегезгә инанырга кирәк. Иң уңышлы фотоны да гомер белән тиңләштереп булмый. Түбә кырыйларына басмагыз, якын килмәгез, түбәдән гәүдә белән асылынмагыз. Аз гына җил дә егылуга сәбәпче булырга мөмкин. Кулга корал тотып фотога төшмәгез. Машна юлыннан һәм рельслардан ераграк йөрегез. Нинди дә булса транспорт өстенә менеп фотога төшү дә куркыныч. Яр буйларына, кыяга, бүрәнә өсләренә менмәгез, тигезлекне югалтып егылуыгыз ихтимал.

Бала өчен төп кагыйдә шул: адаша, югала яки чит кеше куркыта икән, шунда ук әти-әнисенә шалтыратсын.

Экстрен хезмәтләр телефоннары:

Коткару хезмәте: 1125 (кәрәзле телефоннан)

Ашыгыч ярдәм: 103

Полиция: 102

Зөлфия Шәрипова

Рәсем – ясалма интеллект

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев