Илзидә Салихова калкансыман биз авыруларын кисәтү юлларын өйрәтә
19 майдан 25 майга кадәр Бөтендөнья эндокрин система авыруларын профилактикалау атналыгы үткәрелә. Район үзәк хастаханәсе табибы Илзидә Салихова калкансыман биз авыруларын кисәтү юлларын өйрәтә.
Калкансыман биз эндокрин системаның иң мөһим органнарының берсе булып тора. Аның төп функциясе – тиреоид гормоннар җитештерү (тироксин-T4 и трийодтиронин-T3). Алар нормаль психик һәм физик үсеш, авырлыкны контрольдә тоту, су-тоз балансын көйләү, кайбер витаминнар (витамин А) ясалу, иммун системасының нормаль эшләве өчен кирәк.
Калкансыман биздәге патологияләрнең төп вариантлары түбәндәгеләр:
1. Гипотиреоз-гормоннарны җитәрлек күләмдә бүлеп чыгармау;
2. Тиреотоксикоз-гормоннарны кирәгеннән артык җитештерү;
3. Бизнең функциональ активлыгы үзгәрми, әмма шул ук вакытта аның структурасында зоб, төеннәр, гиперплазия кебек морфологик үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин.
Патологиянең барлык төрләре өчен дә охшаш симптомнар – түбәндәгеләр:
· матдәләр алмашы бозылу;
· җенси система ягыннан дисфункцияләр (айлык цикл бозылу);
· кәефнең кискен рәвештә үзгәрүе (ярсучанлык, елаучанлык, депрессия).
Йөрәк-кан тамырлары системасында исә түбәндәге үзгәрешләр килеп чыгарга мөмкин: йөрәк тибеше арту яки кимү, ритм бозылу, тән авырлыгында кискен үзгәрешләр барлыкка килү (кинәт ябыгу яки тән авырлыгы арту); тиз ару һәм хәтернең кимүе.
Әгәр дә сез бу симптомнарны үзегездә сизсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәркемгә билгеле булганча, организмны сәламәт ритмда тоту авыруны дәвалауга караганда җиңелрәк.
Калкансыман биз авырулары, кагыйдә буларак, хроник, барлык органнарда баланс үзгәрүгә сәбәпче булалар. Аларны дәвалау процессы – мәшәкатьле, озак, кайвакыт гомерлек. Шуңа күрә калкансыман биз авыруларын кисәтү – сәламәтлекне саклауның иң мөһим шарты. Моның өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:
1. Нормаль йокы режимын тоту;
2. Организмның вирусларга каршы тору сәләтен арттыру (дөрес туклану, актив тормыш рәвеше алып бару, ачык һавада йөрү);
3. Тормышта стрессларны мөмкин кадәр киметү;
4. Даими рәвештә теш табибына күренеп тору;
5. Кичекмәстән хроник авыруларны дәвалау;
6. Тәмәке һәм алкоголь кебек зарарлы гадәтләрдән баш тарту.
Күпләр калкансыман биз авыруларын кисәтү өчен күп йодлы продуктлар кулланырга кирәк дип саныйлар, ләкин бу һәрвакытта да алай түгел. Онытмагыз, кайбер биз авырулары йодның артык булуы аркасында барлыкка килә, һәм аны нәкъ менә чикләргә кирәк.
Йодка диңгез кәбестәсе, диңгез балыгы, креветка һ. б., үсемлек продуктларыннан финик, хөрмә, баклажан, шпинат, помидор һ. б бик бай. Ләкин шуны да онытмаска кирәк, туклану рациональ булырга тиеш һәм, йодтан тыш, организмга кобальт, бакыр, тимер, марганец (гөлҗимештә, крыжовникта, караҗиләктә, әстерхан һәм урман чикләвегендә, кунжутта һ.б.ларда бар) һәм башка микроэлементлар да кирәк.
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев