САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарманга автобус марафоны килде

-

Бүген – 26 июль көнне сайлау кампаниясе кысаларында Сарман районы “Бердәм Россия” берләштерә” дигән автобус марафонын кабул итте. 

Район мәдәният йортында сарманлылар Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар һәм район җитәкчелеге белән очраштылар. Болар – Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев, “СМП” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рияз Комаров һәм”Бердәм Россия” сәяси партиясенең Сарман районы җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Хөснуллин. Очрашуның модераторы “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов булды.

Спикерлар беренче чиратта Татарстанда һәм Сарман районында соңгы биш ел эчендә башкарылган эшләр һәм РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүче гражданнарга күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләделәр. 

“Бүгенге көндә 300дән артык егетебез махсус операциядә катнаша. Алар – безнең горурлыгыбыз. Операция башлануның беренче көненнән үк райондашларыбыз гуманитар ярдәм күрсәтү акциясенә кушылдылар. Оешма-предприятиеләр, ветераннар, волонтерлар, эшмәкәрләр, укучылар һәм башкалар бу юнәлештә бик теләп эшлиләр. Районыбыздан махсус операциягә 29 тапкыр 400 тоннага якын гуманитар ярдәм илтелде, аның бәясе 50 миллион сумнан артып китте. Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә дә ярдәм итеп торабыз. Аларның балалары мәктәптә кайнар аш белән бушка тәэмин ителәләр. Бәйрәм саен әлеге гаиләләргә бүләкләр тапшыруны оештырабыз. Үтенеч-гозерләрен игътибарсыз калдырмыйбыз. Әйтик, кайсының өенә ремонт кирәк, кайсынадыр – җиһаз. Акрынлап эшләп барырга тырышабыз”, – диде бу уңайдан Фәрит Хөснуллин. 

Ренат Вәлиуллин да бердәм булганда гына җиңүгә ирешеп булачакны билгеләп үтте. Республикада 175 милләт вәкиле яши, аларның һәркайсы махсус операциядәге егетләргә кулларыннан килгән ярдәмне күрсәтеп торалар.

Очрашуда халыкның яшәеше, республикада алып барыла торган эшләр турында да сүз булды. “Һәр кеше бәхетле яшәр өчен туа. Шуңа күрә дәүләт төрле программалар һәм проектлар кабул итә. Ләкин аларны тормышка ашыру икътисад нәтиҗәле эшләгәндә генә мөмкин. Татарстан бу уңайдан уңышлы эшли. Ул – Россия субъектлары арасында терәк регионнарның берсе, һәрвакыт үз-үзен тәэмин итә алды”, – диде Марат Галеев.

Фәрит Хөснуллин кыскача районда башкарылган эшләргә тукталды. Узган ел 29 программа буенча эш алып барылса, быел – 30 программа буенча. Районда 4 мең башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелә. Аның 2 мең башка исәпләнгән өлеше быел файдалануга тапшырылачак. 150 кешегә яңа эш урыннары булачак. Иң зур проблемаларның берсе – Җәлил поселогында җылылык системасына реконструкция ясау. Моның өчен республика 14 миллион сум акча бирде, проект эшләнде, экспертиза үткәрелде, хәзер менә шушы проектны тормышка ашыру өстендә эш алып барыла. Районда Җәлил-Сарман, Сарман-Чаллы, авыллардагы юлларны ремонтлау буенча эшлисе бар.

“Милли проектларның уңышлы тормышка ашырылуы һәр тармакта күренә. Ләкин кайбер мәсьәләләр, әйтик, сәламәтлек саклау өлкәсендә ярдәмче объектлар – административ-көнкүреш комплекслары игътибардан читтәрәк (имеется пробел) калып килә. Бу бигрәк тә стационарлар өчен мөһим. Мәктәпләрдә ручка, буяу кебек расходный материаллар алу мәсьәләсен хәл итү дә таләп ителә. Милли проектка авыл, поселок юллары кертелмәде”, – диде Рияз Комаров.

Очрашуда Җәлил поселогында күп фатирлы йортлар өчен котельнаяларны гамәлгә кертү, күгәргән җылылык системасы челтәрен алыштыру, район үзәк хастаханәсендә хуҗалык блокларын игътибарсыз калдырмау буенса сораулар булды. 

Исегезгә төшереп үтәбез, агымдагы елның 8 сентябрендә Татарстанда Дәүләт Советы депутатларын, шулай ук 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнары депутатларын сайлау буенча өстәмә сайлаулар узачак. 

Партия исемлекләре буенча – 50, бер мандатлы сайлау округлары буенча 50 депутат сайлау планлаштырыла. Сайлауларда катнашу өчен 427 кеше билгеләнде. 179 кеше – бердәм республика округы буенча, 248 кеше – бер мандатлы округларда. 

Татарстан парламенты депутатларын сайлауда алты сәяси партия катнашачак. Биш сәяси партия – “Бердәм Россия”, КПРФ, “Справедливая Россия – Патриоты – За правду”, ЛДПР һәм “Новые люди”) үз кандидатларын бердәм округ буенча да, бер мандатлы округларда да тәкъдим иттеләр. Тагын бер партия – “Гражданская инициатива” үз кандидатларын берничә бер мандатлы округларда күрсәтте. Моннан тыш, бер мандатлы округларда 12 кеше үз-үзләрен күрсәттеләр. Хәзерге вакытта кандидатиларны теркәү бара.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе соңгы утырышта «Россиянең Либераль-демократик партиясе – ЛДПР сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге» тәкъдим иткән алты һәм «Яңа кешеләр» сәяси партиясенең төбәк бүлегеннән 44 кешедән торган кандидатлар исемлекләрен теркәргә карар кылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев