Сарман районында яшәүчеләр референдум хакында үз фикерләрен белдерделәр
8 сентябрьдә - бердәм тавыш бирү көнендә, Сарман hәм Җәлил поселогыннан кала, авыл җирлекләрендә үзара салымга кагылышлы мәсьәлә буенча референдум уздырылачак. Шунысын да әйтергә кирәк: Татарстан Муниципаль берәмлекләр советының узган ел булган съездында үзара салымның hәр җыелган бер сумына дәүләт финанславы булу мөмкинлеге турында әйтелде. Унсигез яшьтән өлкән булганнар референдум...
8 сентябрьдә - бердәм тавыш бирү көнендә, Сарман hәм Җәлил поселогыннан кала, авыл җирлекләрендә үзара салымга кагылышлы мәсьәлә буенча референдум уздырылачак.
Шунысын да әйтергә кирәк: Татарстан Муниципаль берәмлекләр советының узган ел булган съездында үзара салымның hәр җыелган бер сумына дәүләт финанславы булу мөмкинлеге турында әйтелде. Унсигез яшьтән өлкән булганнар референдум уңаеннан бу көнне үз фикерләрен белдерә ала. Бу турыда нәрсә уйлаулары белән кызыксынып, без берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.
Данияр Газизов, Әлмәт авыл җирлеге башлыгы:
- Үзара салым - билгеле бер җирлектәге мәсьәләләрне хәл итү өчен, шул җирлектәге халыктан җыелган акчалар ул. Сер түгел, элеккерәк елларда без моны кулланып карадык. Без, мәсәлән, hәр кешедән иллешәр сум җыйдык. Инвалидлар, мәктәп укучылары, студентлар hәм тагын кайбер категория кешеләрдән аны сорамый идек. Бу мәсьәләгә төрлечә караучылар булды, бар кеше дә бирмәде дә. Мин исә аны, кирәкле чара, дип саныйм. Чөнки авылларда юлларны, зиратларны карап тору, чүплекләрне тәртиптә тоту hәм башка шундый эшләр өчен авыл җирлекләренең финанс мөмкинлекләре җитми. Өмәләр оештырып, иганәчеләр ярдәме белән генә хәл итеп бетереп булмый аларны. Референдумда халык, бу мәсьәләне аңлап, дөрес тавыш бирер, дип ышанам. Референдум үтсә, үзара салым җыю законлы рәвештә башкарылачак.
Мөслим районында мондый референдум уздырылды инде. Бер авыл җирлегендә үзара салым күләмен башкаларга карый кимрәк куйганнар, шул сәбәпле, каршылыклар килеп чыккан. Мондый хәлләргә юл куймас өчен, күләмен бар җирлектә дә бертөрле итәргә кирәк, дип саныйм.
Үзара салымнан кергән акчаларны без җирлектәге юлларны төзекләндереп тору, урам утларын рәткә салу, хуҗасыз этләр белән көрәшүгә юнәлтербез, дип планлаштырып торабыз.
Фалия Әхмәтҗанова, Александровка авылы ветераннар советы рәисе:
- Авыл өчен тотыла торган шундый фонд булдыруга мин каршы түгел. Үз эшемнән генә чыгып та әйтә алам: авылда берәр өлкән кешенең юбилеенда барып котлап кайтырга, кечкенә булса да, бүләк юнәтергә акча каян алыйк микән, дигән чаклар була. Авыл җирлегендә аның өчен фонд юк, диләр. Бәлки, киләчәктә шундый акчалар җыелса, ветераннар советларына өлеш тияр.
Күләмен куркыныч күп билгеләмәсләр әле. Елга бер мәртәбә җыелыр инде ул. Авыл өчен ул акчалар бик ярап куяр. Аны моңарчы бирмәгән хәер дип кенә дә кабул итәргә була.
Фирдәүсә Хәбибуллина, Ләшәү Тамак мәктәбе укытучысы:
- Референдум булачагы турында ишеткән идек инде. Андый чараларга бармый калган юк, аларда үз фикереңне әйтә аласың бит. Элеккерәк елларда, дөресрәге, су белән тәэмин итү авыл җирлеге «өстендә» булганда, бу юнәлештәге чыгымнарны каплау өчен дип, акча җыялар иде. Шул үзара салым кебегрәк булган ич инде ул. Җыелган акчалар билгеле максатларга юнәлтелергә, аларның ничек тотылуын контрольләүче ревкомиссия кебек орган булырга, халык җыеннарында аның тотылышы буенча отчет куелырга тиеш, дип уйлыйм. Шул чакта халык арасында ризасызлыклар да тумас, аңлашылмаучанлыклар да булмас.
Гөлдания Сафина, Саклаубаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:
- Күпләр хәтерлидер әле, совет власте чорында ике сум күләмендә үзара салым җыела иде. Авыл җирлегендә эш «тавык чүпләп бетерерлек түгел» һәм күбесенә акча кирәк. Үзара салым буенча референдум уздыру буенча эш башланды инде. Авыл активы катнашында җыелыш булды, анда референдумда куеласы сорауларны карадык. Без үзара салым акчаларын ритуаль хезмәтләр күрсәтү һәм зиратларны карап торуга юнәлтербез, дигән нәтиҗәгә килдек.
Референдумны уздыру сайлау комиссияләренә йөкләнә. Бездә ул ике участокта - Саклаубашта һәм Өчөйле Саклауда үтәчәк. Халык бу мәсьәләгә аңлап, дөрес якын килер, дип уйлыйм. Хәзер авыл кешесе дә бик укымышлы, яңалыклардан да хәбәрдар. Безгә тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итүчеләр дә бетеп тормый. Аңлашырбыз, референдумда тиешле тавыш җыярбыз, дип ышанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев