Комиссия каршында - язмышларның төрлесе. Бер-берсенә кай яклары беләндер охшашлары да, нык кына аерылып торганнары да бар. Ничек кенә булмасын, комиссия әгъзалары аларны кылган һәм кылыначак ялгышлардан араларга, балигъ булмаганнарны күңел яраларыннан сакларга, авыр хәлдә калган гаилә һәм балаларга мөмкин булган ярдәм кулын сузарга тырышалар, моның буенча күп эшләр башкаралар....
Комиссия каршында - язмышларның төрлесе. Бер-берсенә кай яклары беләндер охшашлары да, нык кына аерылып торганнары да бар. Ничек кенә булмасын, комиссия әгъзалары аларны кылган һәм кылыначак ялгышлардан араларга, балигъ булмаганнарны күңел яраларыннан сакларга, авыр хәлдә калган гаилә һәм балаларга мөмкин булган ярдәм кулын сузарга тырышалар, моның буенча күп эшләр башкаралар.
Узган атнада район каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында дистәдән артык административ эш каралды, балаларның җәйге ялларын оештыру турында сүз алып барылды.
Балаларын язмыш кочагына ташлап, рәхәт тормыш эзләп чыгып киткән ананың сабыйлары күңелендәге үпкә-рәнҗешне нинди бизмәннәрдә үлчәргә? Алтын канатлы булырга тиешле, әмма хәмер колына әверелгән ата-ананың күңеле әле ак кәгазьне хәтерләткән, яхшылыкка өметләнгән баласына ничек ярдәм итәргә? Кечкенә балалары булган, әмма рәхәт тормышка ияләнгән ананы ничек туры юлга бастырырга? Кайчак өметсез кебек тоелган четерекле хәлләрдән дә чыгу, балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү юлын табарга туры килә комиссия әгъзаларына. Үз вазифаларын үтәүгә салкын караган ата-аналарга беренче тапкырга шелтә, кисәтү ясалса, аларны җавап тотарга кат-кат чакыртырга, өйләрендә булырга, күп тапкырлар сөйләшүләр алып барырга да туры килә. Балаларны вакытлыча махсус приютка урнаштыру, ата яки ананың үз вазифасын тиешенчә үти алуын шик астына алу кебек катгый чаралар да күрелә.
Утырышта төнге сәгатьләрдә урамда әти-әниләреннән башка йөргән яшүсмерләрнең дә эшләре каралды. Татарстан Республикасының 71 нче законын бүген инде һәркем белә. Аны мәктәпләрдә дә, районның башка уку йортларында да һәрвакыт укучыларның исләренә төшереп торалар. Шулай булса да, кичке уннан соң урамда йөрүче яшүсмерләр булгалап тора. Нәтиҗәдә, закон буенча, аларның әти-әниләре административ җаваплылыкка тартыла: кисәтү ясала, штраф салына. Кагыйдә буларак, хокук бозган яшүсмер комиссиягә учетка да бастырыла. Шунысы куанычлы, араларында үз хаталарын танучылар, соңыннан үзләрен яхшы яктан гына күрсәтүчеләр дә була. Бу очракта тиешле вакыттан соң мондый яшүсмерләр учеттан төшереләләр. Комиссиядә шундый берничә укучының эше каралды һәм алар исәптән төшерелде. Югарыда телгә алынган закон җәй көне дә гамәлдә, тик бу чорда укучыларга 22.00 сәгатькә түгел, 23.00кә кадәр йөрергә рөхсәт ителә. Шуны да әйтергә кирәк: җәйге чорда балигъ булмаганнар арасында яки алар катнашында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, "Яшүсмер" операциясе игълан ителде. Ул өч этапта үткәрелә: 1-15 нче июнь көннәрендә - "Яшүсмер-Энә", 1-15 нче июль көннәрендә - "Яшүсмер-Җәй", 1-15 нче август көннәрендә - "Яшүсмер-Гаилә" операцияләре.
Ә балалар, яшүсмерләрнең җәйге ялы ничек оештырылачак соң? Мәктәп яны лагерьларыннан тыш, районда яшьләр һәм спорт бүлеге линиясе аша 4 нче июньнән 1 нче сентябрьгә кадәр "Олимпия өметләре" дигән стационар лагерь эшләячәк, анда 230 бала сәламәтлеген ныгытачак. Район балалары яратып өлгергән "Дружба"да 20 бала ял итәчәк. Июль аенда "Старт" чаңгы базасында палаталы лагерь эшләячәк. Әлмәт шәһәрендәге "Сәламәтлек" лагерында 110 бала ял итәчәк. Мәктәпләрнең "Форпост" отрядларыннан иң актив 4 бала Чаллы шәһәрендәге "Олимпия" лагерында булып кайтачак. Җәйге чорда балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле спорт чаралары, ярышлар үткәрү дә күздә тотыла. "Шәфкать", волонтерлар үзәкләре дә төрле чаралар үткәрәчәк. Республиканың "Йолдызлы десант" лагерында ведомствоара учетта торучы 7 яшүсмер ял итәчәк. Дәүләт ярдәменә мохтаҗ балаларга исә 123 путевка каралган. Димәк, 53 бала - санатор учреждениеләрдә, 42 бала сәламәтләндерү лагерьларында булып кайтачак. Көзге, кышкы, язгы каникул көннәрендә 28 бала төрле ял урыннарында булачак. Җәй көне авыр гаиләләргә дә игътибар кимемәячәк: махсус рейдлар үткәреләчәк, үзәк хезмәткәрләре өйләрдә булачаклар. Мәшгульлек үзәге ярдәме белән җәйге чорда шулай ук 14-18 яшьлек 420 яшүсмер эшкә урнаштырылачак. Өстенлек комиссиядә учетта торучы, ятим, тулы булмаган, күп балалы, аз керемле, әти-әни икесе дә эшсез булган гаилә балаларына бирелә.
Утырышны комиссия рәисе Г.Сәляхова алып барды. Ул һәр яшүсмергә аерым якын килергә, бөтен якны искә алырга, аның язмышына күләгә ташлардай гамәлләрдән сак булырга кирәклеген тагын бер кат искәртте, утырышта күтәрелгән мәсьәләләр буенча һәм алдагы көннәргә бурычлар билгеләде.
Нет комментариев