САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Район башлыгы Фәрит Хөснуллинның бүген - гомер бәйрәме

Бүген - 12 март көнне Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Фәрит Мөнәвир улы гадилеге, халык мәнфәгатьләрен кайгыртуы белән райондашлар арасында хөрмәт һәм абруй казанды. Кайсы тармакны алып карасаң да, зур эшләр башкарылган, нәтиҗәләре куанычлы. Районыбыз башлыгы – туган ягының чын патриоты, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, барнәрсәне күңеле аша үткәрүче җитәкче. Шулар өстенә ул — ярдәмчел, кешелекле шәхес.

Хөрмәтле Фәрит Мөнәвирович!

Сезне матур юбилеегыз белән тәбрик итәбез.

Сез — бәхетен туган җирендә тапкан, гомерен туган районына хезмәт итүгә багышлаган тәҗрибәле, компетентлы җитәкче, профессионал. Катлаулы проблемаларның, тирәнтен уйлап, эзлеклелек белән чишелешен табу, һәр өлкәнең эшчәнлеген игътибар үзәгендә тоту, зур эшләр белән беррәттән, аерым кешеләрнең дә үтенечләрен, кире какмыйча, исәпкә алу, ярдәм итү – болар барысы да Сезнең төп эш алымнары.

Республикабыз алдында авторитетыгыз зур: дәүләт программаларында уңышлы катнашып килүебез, район тормышын яхшыртучы проектларның тормышка ашырылуы — республика җитәкчелеге белән конструктив хезмәттәшлек итү, Сезнең җитезлек, таләпчәнлек, эшне оператив оештыра белүегез нәтиҗәсе.

Үткән хезмәт юлыгыз горурланырлык. Алда – тагын да зуррак, югарырак, җаваплырак бурычлар, районыбыз иминлеген ныгытуга багышланган әһәмиятле башлангычлар, матур планнар...

Уегызда йөрткән барлык планнарыгыз тормышка ашсын. Игелекле хезмәтегездә яңа казанышлар һәм уңышлар юлдаш булсын.

Киләчәк тормышта да Сезгә шулай елмаеп, балалар-оныклар хөрмәтен тоеп, якты йөз белән яшәргә язсын.

Сезгә озын гомер, бәхет, гаиләдә тигезлек, муллык, ныклы сәламәтлек, иминлек, матур тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев